САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Районда кышкы каникуллар чорында ЮХИДИ тарафыннан төрле чаралар үткәреләчәк

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда кышкы каникуллар көтә. Гадәттә, бу чорда, кышкы уен төрләренэ кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке...

Яңа ел бәйрәмнәре башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Барыбыз да көтеп ала бу бәйрәмнәрне. Чөнки алда кышкы каникуллар көтә. Гадәттә, бу чорда, кышкы уен төрләренэ кызыгып, күп бала урамга омтыла, яки кая да булса кунакка бара. Ә кышкы юллар табигый шартлар белән катлаулана. Кар-бураннар, бозлавык юллар, иртәнге һәм кичке караңгылык барлык юл хәрәкәтендә катнашучылардан да зур игътибарлылык сорый.

ЮХИДИ мәгълүматларыннан күренгәнчә, республика юлларында һәлакәтләр саны көннән-көн арта. Кызганычка каршы, һәлакәт корбаннары арасында балалар да бик күп. Мисал өчен, безнең районда быел 16 яшькәчә балалар катнашында 10 юл һәлакәте очрагы булды. Аларда бер сабыйның гомере өзелде, 12 бала тән җәрәхәтләре алдылар. Бик күп һәлакәтләрдә балалар автотранспорт пассажиры буларак зыян күрәләр. Бер очракта гына бала җәяүле буларак зыян күрде.

Район ЮХИДИ бүлеге һәлакәтләрне булдырау максатында төрле профилактик эшләр алып бара. Аның иң үтемлесе - кагыйдә бозучыларны ачыклау буенча рейдлар үткәрү. Мисал өчен, бүгенге көнгә кадәр балалар тарафыннан 177 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән. Шуларның 108 - җәяүлеләр, 64 - велосипед йөртүчеләр. Иң киң таралган кагыйдә бозуларның берсе - җәяүлеләр кичүләре булган килеш тиеш булмаган урыннан юлны аркылы чыгу. Райондагы барлык белем биру оешмалары янында юл кичүләре бар, махсус юл билгеләре урнаштырылган. Тик укучылар, барыбер кыскарак юл эзләп, кагыйдә бозуны дәвам итәләр.

Шулай ук пассажир-балаларның иминлеген тәэмин итү приоритет проблемаларның берсе булып кала. Шул максаттан ел дәверендә төрле чаралар үткәрелә. Аларның иң үтемлесе - мондый төр кагыйдә бозучы шоферларны ачыклау. Ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр 231 шундый кагыйдә бозу очрагы ачыкланды. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар автотранспорт салонында куркынычсызлык каешлары эләктереп утырырга тиешләр, ә 12 яшьтән кечерәкләр махсус утыргычларда гына йөртелергә тиеш. Бүгенге көндә кышкы каникуллар вакытында балаларның юллардагы иминлеген тәэмин итү максатында 24 декабрьдән 10 январьгә кадәр ЮХИДИ һәм мәгариф бүлеге тарафыннан «Кышкы каникуллар!» исеме астында профилактик чара үткәрелә. Аның кысаларында 24 декабрьдән 30 декабрьгә кадәр «Бала - төп пассажир!» акциясен уздыру, ЮХИДИ һәм участок уполномоченныйлары хезмәткәрләренең балалар белән очрашулар уздыруы, массакүләм бәйрәм чаралары оештырылган урыннарда юлларны тикшереп контрольдә тоту, махсус рейдлар барышында балаларны махсус утыргычлардан һәм куркынычсызлык каешларыннан башка йөртүче, җәяүлегә юл бирмәүче шоферларны, шулай ук кагыйдә бозучы җәяүлеләрне ачыклау буенча чаралар үткәрү планлаштырыла.

Кыш көне беребезгә дә урамдагы яки юлдагы куркынычсызлык турында онытырга ярамый. Юллардагы хәлләр аеруча куркыныч тудыра. Автотранспорт юлы боз белән каплана һәм машиналарның тормоз юлы озыная, ә бураннар һәм кар явулар аркасында күз күреме начарая. Кар яуганда шоферга юлда бозлавык барлыгын белүе дә кыен. Шуның өчен юлны аркылы чыкканда түбәндәге кагыйдәләрне онытмасагыз иде.

1. Юлны аркылы бары тик махсус билгеләнгән урыннардан гына чыгыгыз.

2. Исегездән чыгармагыз! Җәяүлеләр кичүе - ул куркыныч риск зонасы, анда юл һәлакәте корбаны булу ихтималы зур.

3. Юл кичүенә килеп җиткәч, бик игътибарлы булыгыз, туктагыз һәм транспорт чаралары юклыгына ышангач яки алар сезне үткәрер өчен туктаганны күргәч кенә юлны аркылы чыга башлагыз.

4. Юл кичүендә мин хаклы дип кенә уйлап чыгарга ашыкмагыз, чөнки шофер сезне соңрак күрергә дә мөмкин.

5. Киемнәрдә яктырткыч элементлар булдыру да куркынычсызлыкны тәэмин итүгә булышачак.

Алсу Ситдыйкова, юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район филиалы җитәкчесе.

Шулай ук укыгыз:

Сарман урта мәктәбе укучылары катнашында ЮХИДИ рейды узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев