САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иминият взнослары түләүчеләрне үзгәрешләр көтә

Иминият взнослары түләүчеләр игътибарына! 2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак. Шул ук вакытта түбәндәге кайбер функцияләр Россия Пенсия фонды карамагында калачак: - 2017 елның 1 январенә кадәр булган иминият кертемнәре буенча исәп-хисапларны, шул исәптән...

Иминият взнослары түләүчеләр игътибарына!

2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкарачак. Шул ук вакытта түбәндәге кайбер функцияләр Россия Пенсия фонды карамагында калачак:

- 2017 елның 1 январенә кадәр булган иминият кертемнәре буенча исәп-хисапларны, шул исәптән дөресләнгәннәрен, кабул итү. Шулай итеп, 2016 ел өчен РСВ-1 формасы кәгазьдә 2017 елның 15 февраленә кадәр, электрон рәвештә 2017 елның 20 февраленә кадәр Пенсия фондына тапшырыла;

- 2017 елның 1 январенә кадәр булган чор өчен камераль һәм урыннарга чыгып тикшерү, шул исәптән кабат тикшерүләр, тикшерү нәтиҗәләре буенча җавапка тарту-тартмау;

- 2017 елның 1 январенә кадәр булган чорда артык түләнгән, яисә артык итеп эзләп алынган иминият кертемнәрен кайтару турында карар кабул итү;

- 2017 елның 1 январенә кадәр хасил булган, эзләп алырга мөмкин булмаган әҗәт суммаларын, пеня һәм штрафларны исәптән чыгару;

- Ирекле рәвештә иминият взнослары түләү өчен Пенсия фондына исәпкә басучыларның кертемнәре белән идарә итү;

- Пенсиянең тупланма өлешенә күчерелгән (пенсияне софинанслау Программасы буенча) кертемнәр белән идарә итү;

Моннан кала Пенсия фонды түбәндәге отчетларны кабул итүне дәвам итәчәк:

- СЗВ-М рәвешендәге шәхси учет мәгүлүматларын. Монда шунысын искәртеп үтәргә кирәк, 2017 елдан башлап СЗВ-М мәгълүматларының вакыты айлык отчеттан соң 15 числога кадәр озайтыла. Отчет тапшырганда элеккечә отчет тапшыру вакытын күчерү кагыйдәсеннән чыгып эш итәргә кирәк.

Әгәр соңгы көн ял көненә туры килә, яисә эш көненә туры килми икән, ул ялдан соң килүче эш көненә күчерелә. Шулай итеп, декабрь ае өчен СЗВ-М формасын тапшыруның соңгы көне - 2017 елның 16 январе;

- Иминиятләнгән затларның стажы турындагы мәгълуматларны;

- Иминиятләнгән затларның тупланма пенсияләренә өстәмә рәвештә күчерелгән иминият взнослары исемлеген ( квартал төгәлләнгәннән соң 20 көннән дә соңга калмыйча). Тупланма пенсиягә иминиятләнгән затлар тарафыннан түләнгән өстәмә иминият кертемнәре турындагы түләү кәгазьләренең күчермәләрен (квартал төгәлләнгәннән соң 20 көннән дә соңга калмыйча). Әлеге документларны пенсияне дәүләт тарафыннан софинанслау Программасында катнашучылар - гражданнар үзләре тапшыра.

2017 елның 1 январеннән пенсияне мәҗбүри иминиятләү кертемнәре һәм мәҗбүри медицина иминияте кертемнәре белән идарә итүне Россия Федерациясенең Федераль салым хезмәте башкару сәбәпле иминият взнослары Россия Федерациясе бюджетына үз вакытында күчсен өчен түбәндәге мәгүлуматларны тутырганда аеруча игътибарлы булырга кирәк:

- Акча күчергән вакытта иминият взнослары белән идарә итүче налог органының ИНН һәм КПП сы күрсәтелә.

- "акчаны алучы" юлында Федераль казнаның кыскартылган исеме һәм җәя эчендә взнослар белән идарә итүче налог органының кыскартылган исеме күрсәтелә.

- Бюджет классификациясенең коды юлында 20 саннан торган бюджет классификациясе коды куела. Шул ук вакытта беренче өч "182" билге Россия Федерациясе бюджет системасының керем бюджеты белән төп идарә итүче Федераль салым хезмәте икәнен күрсәтә. Шул ук вакытта 2017 елның 1 январенә кадәр булган иминият кертемнәре кебек үк 2017 елның 1 январеннән соң булган кертемнәр өчен дә бюджет классификациясе кодлары Россия Федерациясе финанс министрлыгы боерыгы белән раслана. Иминият кертемнәре төрле чор өчен төрлечә булу сәбәпле күрсәтмә тутырган вакытта акча күчерү турындагы реквизиттагы (104) КБК ны тутырганда керем төрләре кодына аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев