САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Чыршы бәйрәме үткәрелде

Бу­са­га­да - Яңа ел. Әле­ге бәй­рәм­не олы­сы да, ке­че­се дә тү­зем­сез­лә­неп кө­теп ала. Чөн­ки һәр­кем Яңа ел бе­лән ку­а­ныч­лы үз­гә­реш­ләр ки­ле­ре­нә, тор­мы­шын­да шат­лык­лы ва­кый­га­лар­ның күб­рәк бу­лы­ры­на өмет­лә­нә. Ә ин­де мог­җи­за­лар­ның чын­нан да бу­лу­ы­на ышан­ган ба­ла­лар өчен бу бәй­рәм ае­ру­ча ка­дер­ле. Яңа ел­га әзер­лек эш­лә­ре ин­де бер ай элек баш­ла­нып кит­сә,...

Бу­са­га­да - Яңа ел. Әле­ге бәй­рәм­не олы­сы да, ке­че­се дә тү­зем­сез­лә­неп кө­теп ала. Чөн­ки һәр­кем Яңа ел бе­лән ку­а­ныч­лы үз­гә­реш­ләр ки­ле­ре­нә, тор­мы­шын­да шат­лык­лы ва­кый­га­лар­ның күб­рәк бу­лы­ры­на өмет­лә­нә. Ә ин­де мог­җи­за­лар­ның чын­нан да бу­лу­ы­на ышан­ган ба­ла­лар өчен бу бәй­рәм ае­ру­ча ка­дер­ле.

Яңа ел­га әзер­лек эш­лә­ре ин­де бер ай элек баш­ла­нып кит­сә, бу көн­нәр­дә бәй­рәм­нәр­нең үз­лә­ре­нә дә «с­тарт» би­рел­де. 20 де­кабрь­дә Җә­лил бис­тә­се­нең Мә­дә­ни­ят са­ра­ен­да мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ба­ла­лар өчен Чыр­шы бәй­рә­ме үт­кә­рел­де. Ул бис­тә­дә ин­де ма­тур тра­ди­ци­я­гә әве­рел­гән «И­ге­лек­ле­лек бе­лән бү­леш» ак­ци­я­се кы­са­ла­рын­да уз­ды­рыл­ды. Бәй­рәм­не оеш­ты­ру тәкъ­ди­ме бе­лән му­ни­ци­паль ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин чык­ты һәм аны «Җә­лил­нефть» ида­рә­се, баш­ка предп­ри­я­ти­е­ләр, уч­реж­де­ни­е­ләр хуп­ла­ды­лар.

Бис­тә­нең Мә­дә­ни­ят са­рае кол­лек­ти­вы «Чә­чәк шә­һәр­че­ген­дә Яңа ел» дип исем­лән­гән бәй­рәм прог­рам­ма­сы әзер­лә­гән иде. Ба­ла­лар бар­лык кон­курс­лар­да ак­тив кат­наш­ты­лар, чыр­шы ти­рә­ли әй­лә­неп җыр­ла­ды­лар, би­е­де­ләр, һәм, бил­ге­ле ин­де, бү­ләк­ләр ал­ды­лар. Ра­йон Со­ве­ты ап­па­ра­ты җи­тәк­че­се Фән­дәс Вә­ли­ев, бәй­рәм­дә кат­на­шып, ба­ла­лар­га ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Хөс­нул­лин­ның бү­ләк­лә­рен тап­шыр­ды. Уен­нар­да кат­на­шу­чы­лар­га күч­тә­нәч­ләр­не Җә­лил тех­но­ло­гик транс­порт ида­рә­се, «Мех­Сер­вис-НПО» ком­па­ни­я­се, «Де­вон-кре­дит» бан­кы әзер­лә­гән иде.

Ин­ва­лид ба­ла­лар өчен Чыр­шы бәй­рә­ме Сар­ман­да да үтә­чәк. Ра­йон үзә­ген­дә һәм авыл­лар­да яшәү­че ба­ла­лар­ны 29 де­кабрь­дә 9.30 сә­гать­тә «Сар­ман» ки­но­теат­рын­да кө­тә­ләр. Бәй­рәм­гә 93 ба­ла ча­кы­ру­лы. Алар­ның нин­ди­дер сә­бәп бе­лән ки­лә ал­мау­чы­ла­ры­на ра­йон баш­лы­гы бү­ләк­лә­рен Кыш ба­бай бе­лән Кар кы­зы өй­лә­ре­нә ил­теп тап­шы­ра­чак.

Өл­кән яшь­тә­ге ин­ва­лид­лар, ве­те­ран­нар, пен­си­о­нер­лар­ны да оныт­мый­лар: алар өчен бәй­рәм 26 де­кабрь­дә ра­йон мә­дә­ни­ят йор­тын­да 10.00 сә­гать­тә баш­ла­на.

Джалиль NEWS төркеменнән фотолар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев