22 февраль 2017 яңалыклары
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында ”23 февраль – бездә гаилә бәйрәме” дигән бәйрәм үткәрелде
Сарман үзәгендә урнашкан 3нче санлы "Ләйсән" балалар бакчасында уздырылган бәйрәм иртәләре һәрбер әти-әнинең күңелендә озак саклана. Йөрәк парәләренең шигырь сөйләвен, җырлавын яки биюләрен кабат-кабат карау, әби-бабайларга, дус-ишләргә күрсәтү өчен видеога да төшереп баралар. Ә инде бәйрәмнәрдә әти-әниләр үзләре дә катнашса, инде икеләтә күңел ачу бәйрәменә әйләнә. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе...
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Сарманнан Булат Миңнәхмәтов
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Сарманнан Булат Миңнәхмәтов. Аңа 5 яшь. Ул әнисе Илнарага савыт-саба юарга булышуны бер дә хурлык дип санамый.
-
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасы балалары әтиләренә кораблар әзерләделәр
Сарманның "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме балалары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иң якын кешеләре - әтиләренә үз куллары белән кораб эшләделәр. Ил терәге - ир егетләр булса, гаилә терәге - әтиләр. Алия Бадыйкова, "Сандугач" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме тәрбиячесе.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Колмәттән Зилә Шәймөхәммәтова
"Мин әнигә булышам" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Колмәт авылыннан Зилә Шәймөхәммәтова. Аңа 7 яшь. Ул әнисе Алсуга бар эштә дә булыша.
-
"Мин әнигә булышам" конкурсы. Җәлилдән Алина һәм Аделина Хәмитовалар
Бүген "Мин әнигә булышам" дип исемләнгән конкурс игълан иткән идек. Беренче катнашучыларыбыз - Җәлил бистәсеннән Алина һәм Аделина Хәмитовалар. Алар әниләре Маринага менә шулай "булышалар".
-
Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль район Советының IX утырышында катнашты
Бүген муниципаль район Советының IX утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин районның 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында доклад белән чыкты. Фикер алышуларда "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, "Сарман" агрофирмасы директоры Диккать Хөснетдинов, Карашай Саклау...
-
Җәлил гимназиясендә "Милләтләр дуслыгы" бәйрәме үтте
21 февральдә Җәлил гимназиясендә Халыкара туган тел көне уңаеннан "Милләтләр дуслыгы" бәйрәме үткәрелде. Гимназиядә 10 төрле милләт баласы белем ала һәм алар үзара дус-тату яшиләр. Төрле милләт балаларының үзара дус-тату яшәве толерантлык үрнәге булып тора. Укучылар арасында дуслык җепләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша укучылар бер-берсенең мәдәнияте, яшәү...
-
Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләрен котлыйлар
23 февральдә илебездә Ватанны саклаучылар көне итеп билгеләп үтелә. Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркемендә йөрүче балалар әтиләрне бәйрәм белән котларга үзләренең бүләкләрен ясадылар. Рушания Миңнуллина һәм Венера Гайсина, икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче балалар исеменнән тәрбиячеләр. Шулай ук укыгыз: Сарманның "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әтиләренә бүләкләр әзерләделәр .
-
Илексаз балалар бакчасында "Аҗаган" уйнадылар
Илексаз балалар бакчасында бүген "Аҗаган" уйнадылар. Көн салкын һәм җилле булса да, ул бик күңелле үтте.
-
"Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге" "Мин әнигә булышам" дигән конкурс игълан итә
Дуслар! Тиздән 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Шул уңайдан без "Мин әнигә булышам" дип исемләнгән конкурска старт бирәбез. Әниегезгә ярдәм иткән вакытта төшкән кызыклы фотоларыгызны һәм кыскача язмаларыгызны (кем буласыз, кайдан, ничә яшь) sarmangazetam11@mail.ru адресына җибәрә аласыз. Җиңүчене билгеләр көн алдыннан без барлык фотоларны да (һәрбер катнашучыдан берәрне...
-
Зур Нөркәй мәктәбе укытучысы Миләүшә Хуҗина "Туган тел" конкурсының муниципаль этабында җиңде
Һәр елны Бөтендөнья Туган тел көне уңаеннан республикада һәм районнарда төрле чаралар үткәрелә. Безнең районда татар һәм рус теле укытучылары арасында Бөтенроссия "Туган тел" конкурсының муниципаль этабы үтте. Анда катнашыр өчен укытучылар үзләренен профессиональ эшчәнлекләре турында эссе һәм видеоязма, портфолио, мастер-класс видеоязмасы әзерләп, мәгариф бүлегенә тапшырдылар. Бу конкурста Зур Нөркәй...
-
Зур Нөркәй мәктәбендә "Тамчы шоу" булды
Зур Нөркәй мәктәбендә, Халыкара туган тел көненә багышлап, башлангыч сыйныф укучылары "Тамчы шоу" интеллектуаль-күңел ачу уены үткәрделәр. Алар, ике командага бүленеп, "Кем иң өлгер һәм зирәк", "Әдәби викторина", "Әкиятне таны", "Мәкальләрне беләсеңме?" турларында көч сынаштылар. Туган телебезне яхшы белүләрен, яратуларын күрсәттеләр. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Кәрами укулары" оештырылды
Җәлил декадасы кысаларында, 21 нче февраль - Халыкара туган тел көнендә Җәлилнең икенче санлы мәктәбе тагын бер зур масштаблы чара үткәрде. Ул - якташ язучыбыз, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гаяз Исхакый премиясе лауреаты Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек юбилее уңаеннан оештырылган "Кәрами укулары". Укулар Сарман ягы төбәге әдипләренең иҗади...
-
Җәлилдә балаларны мультфильм ясарга өйрәттеләр
21 февральдә Җәлил сәнгать мәктәбендә 40 бала катнашында «Татарстан гасыры» («Век Татарстана») дип исемләнгән мультфильм ясау буенча мастер-класс үтте. Ул ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Татармультфильм» балалар анимация студиясе тарафыннан оештырылды, шулай ук «Сарман» киноучреждениесы коллективы һәм «Җәлил» кинотеатры.
-
Карашай Саклауда туган тел көненә багышланган кичә үтте
Кичә Карашай Саклау мәктәбе авыл китапханәсе белән берлектә Халыкара туган тел көненә багышланган кичә үткәрде (җаваплы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Назарова).