22 февраль 2017 яңалыклары
-
Ана капиталына – 10 ел!
Нәкъ ун ел элек - 2007 ел башында - Пенсия фонды ана капиталы сертификатларын бирә башлады. Шул чордан башлап аның күләме 250 мең сумнан 453 мең сумга җитте. Ун ел эчендә сертификатка 200 мең ( район буенча 1927) татарстан гаиләсе лаек булды. Гаиләләрнең яртысыннан артыгы әлеге акчаларны тулысы белән файдаланды....
-
"Дембель альбомы" (конкурстан тыш). Шәрләрәмәдән Рөстәм Гатиятуллин
Дуслар! "Дембель альбомы" конкурсына нәтиҗә ясасак та, шул вакытта килгән фотоларны тәкъдим итәбез. Әле бит 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне дә иртәгә генә. Әлбәттә, бу героебыз конкурстан тыш катнаша. Шәрләрәмә авылыннан Рөстәм Гатиятуллин 1995-1996 елларда Мәскәү шәһәрендә коры җир гаскәрләрендә хезмәт иткән.
-
Сарманда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мемориалга тәкыялар салынды
23 февральдә Ватанны саклаучылар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Сарманның үзәк ял паркында геройларны искә алдылар. Чарада район яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариаты, район мәгариф бүлеге, Сарманның ДОСААФ оешмасы хезмәткәрләре, Сарман урта мәктәбе һәм гимназияләре укучылары, укытучылары катнаштылар. Мемориалга тәкыялар салынды.
-
Җәлилнең беренче санлы мәктәбендә "Туган телем – иркә гөлем" кичә узды
Туган телем - татар теле, Телләрнең иң гүзәле. Туган телем - иркә гөлем Милләтнең син бизәге. Халыкара Туган тел көне уңаеннан Җәлилнең беренче санлы мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Туган телем - иркә гөлем" темасына әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Укытучы - Рәмзия Газизова.
-
"Ләйсән" балалар бакчасында Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр
2000 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итте. Без,"Ләйсән" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме дә читтә калмадык Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану...