21 апрель 2024 яңалыклары
-
Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән файдалы киңәшләр
Файдалы үләннәр үсә торган почмакны бакчачылар төрлечә атыйлар — даруханә бакчасы, чәй клумбасы, чәй почмагы... Ничек кенә булса да, нәкъ менә үзең үстергән экологик чиста продуктның файдасы күбрәк. Түтәлдән өзеп кереп, свежий үләннән төнәтелгән чәй хуш исле һәм шифалы да.
-
Сарман аграр көллияте укытучысы ноябрьдә дә чәчәк утырта
-
-
Илексаз мәктәбе директоры урынбасары чәчәк үстерү белән мавыга
-
-
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе буш вакытларында зәвыклы кәрҗиннәр үрә
Җирле үзидарә көне уңаеннан, газетабызда яңа сәхифә башлап җибәрергә булдык һәм аны «Җитәкче шөгыле» дип атадык. Районыбызда, үз эшенең остасы булуы өстенә, яраткан шөгыльләре белән башкаларга үрнәк җитәкчеләр дә бик күп.
-
Район халкы көндәлек проблемалары белән җирле хакимияткә мөрәҗәгать итә
Һәр елны 21 апрель көнне Россия Федерациясе һөнәри бәйрәмнәре исемлегендә урын алган Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Җирле үзидарә, диюгә, иң беренче чиратта, авыллар халкы белән тыгыз элемтәдә торучы, аларның тормышяшәешен яхшырту юнәлешендә хезмәт куючы җирлек башлыклары күз алдына килә. Әлеге дата — барлык муниципаль хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәмнәре. Торак пунктларны төзекләндерү, социаль инфраструктураны яңарту, территорияләрне тәртиптә тоту, халыкка яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру, тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләрен хәл итү, тотрыклылык — җирле үзидарә хезмәткәрләре хезмәтенең болар бер өлеше генә әле.
-
Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрик итте
2013 елдан башлап ел саен 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Җирле үзидарә көне белән котлады.
-
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин Җирле үзидарә көне белән тәбрикли
-