САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе буш вакытларында зәвыклы кәрҗиннәр үрә

Җирле үзидарә көне уңаеннан, газетабызда яңа сәхифә башлап җибәрергә булдык һәм аны «Җитәкче шөгыле» дип атадык. Районыбызда, үз эшенең остасы булуы өстенә, яраткан шөгыльләре белән башкаларга үрнәк җитәкчеләр дә бик күп.

Сәхифәбезнең беренче кунагы — Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Шәрипова. 
Төп һөнәре буенча укытучы ул, мөгаен, шуңа күрә дә төгәллек, тырышлык, башкаларга да яхшы үрнәк күрсәтү сәләтенә иядер. Хезмәт юлын балалар бакчасында башлаган җитәкче төрле елларда мәгариф бүлегендә, матбугат үзәгендә, аннан «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсендә эшли. Нәкъ менә партия мәктәбен узуы да аңа киләчәккә юл яргандыр. Аннан Сарман авыл җирлеге башкарма комитетында юрист булып эшләве дә тәҗрибә өстәгән.
2017 елның июнендә Лилия Ивановнаны Ләке авыл җирлегенә башлык итеп тәкъдим итәләр. Күз курка, кул эшли, дигәндәй, моңа кадәр дә башлыкларның эш күләмен чамалый ул. Шулай да ятларга сер бирми — тырыша, өйрәнә, тәҗрибәлерәк коллегаларының киңәшләренә, фикерләренә таяна. 
— Ярты ел чамасы беренче эш көне кебек тоелды миңа. Чөнки минем өчен әлегә барысы да беренче тапкыр иде. Күп төрле сорауларга җавап табасы, күпкырлы эш башкарасы бит. Тора-бара, әкренләп, барысы да җайга салынды, авылдашларымның да ярдәме зур булды. Ул елны, Рамазан ае туры килү сәбәпле, Сабантуй июль башында уздырылды. Ә бер атнадан Питрау бәйрәмен үткәрдек. Шулай итеп, бәйрәмнәргә әзерлек белән дә эш көннәренең узганы сизелмәде, — дип искә ала җирле үзидарәдәге беренче эш көннәрен Лилия Шәрипова. 
Сарман авыл җирлеге башкарма комитетына ул, алты елдан соң, бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап килә. Эшнең эчтәлеге шул ук, бары тик күләме генә күбрәк, ди үзе. Дөрес, ир-атларга да җиңел булмаган җирлек эшләре белән идарә итү хезмәтенең барлык нечкәлекләрен бу өлкәдә эшләп караганнар гына яхшы аңлыйдыр. Хуҗалык белән бәйле мәсьәләләрне чишкәндә, Лилия Ивановна еш кына гаиләсенә, тормыш иптәшенә таяна, аның ярдәмен тоя. Эш сәгатьләре белән генә чикләнмәгән хезмәте тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында уяулык, игътибарлылык, җаваплылык таләп итә. Ял көнеме, бәйрәмме — җирлек башлыклары сакта һәм сафта. 
Төп хезмәтеннән бушаган, көндәлек эш мәшәкатьләреннән арынган вакытларда җитәкче бакчада эшләргә ярата. Бу — аның яраткан шөгыле. 
— Мин чәчәкләр үстерергә яратам. Бакчабызда аларның күпьеллыклары да, бер сезон үсә торганнары да күп. Бигрәк тә тормыш гөле, розалар ошый. Яз җитүгә, лаләләр, крокус, нәркисләр калкып чыга. Ә бу вакытта тәрәзә төбендә петунияләр, бәрхет, кычыткан гөлләре өлгерә. Аларны башта теплицага чыгарам, аннан, көннәр җылытуга, тышка күчерәм. Гомумән, бакча мәшәкатьләре белән мин ял итәм, ул миңа баштагы уй-фикерләрне барларга да ярдәм итә, — диде Лилия Ивановна. 
Кыяр, помидор, борыч үсентеләре дә шактый зур булып өлгергәннәр инде. Кар яуганчы, алар теплицада җимеш бирәләр икән. Былтыр көз көне чәчәкләренә купшы кәрҗиннәр үрергә өйрәнгән бакчачы. 
— Матурлык өстенә зәвыклы булуны да тели бит күңел. Интернетта кәрҗин үрү буенча видеодәресләр үтеп, гөл чүлмәкләре үрә башладым. Аларда чәчәкләр тагын да матуррак күренә. Аннан туган көннәргә дә менә дигән бүләк дип исәплим. Шөгылемне әниләргә дә өйрәттем, хәзер алар да кәрҗин үрәләр, — дип, шөгыле серләре белән уртаклашты җитәкче. 
Чыннан да, зәвыклы, үзе әйтмешли, бүләк итәргә дә шәп. Кәрҗин үрер өчен материалны кибетләрдән дә сатып ала, Интернет аша да заказ биреп кайтарта ул. 5-10 литрлы чиләк, табаклар уңган бакчачы кулында купшы вазаларга әйләнәләр. Камиллекнең чиге булмаган кебек, матур яшәү беркемгә дә тыелмый, бигрәк тә — үрнәк алырдай мондый осталар булганда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев