САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәгеннән файдалы киңәшләр

Файдалы үләннәр үсә торган почмакны бакчачылар төрлечә атыйлар — даруханә бакчасы, чәй клумбасы, чәй почмагы... Ничек кенә булса да, нәкъ менә үзең үстергән экологик чиста продуктның файдасы күбрәк. Түтәлдән өзеп кереп, свежий үләннән төнәтелгән чәй хуш исле һәм шифалы да.

Соңгы елларда үлән чәйләре аеруча популярлаша башладылар. Файдалы булулары өстенә, алар — бакчаның күрке дә. Шулай ук һәрвакыт кул астында булулары белән дә уңайлы.

Безнең җирлектә чәй үләннәренең нинди төрләрен үстерергә мөмкин соң?

Файдалы чәй үләннәренең берсе — бөтнек. Аның төрләре дә күп. Үрчетү дә әллә ни авырлык тудырмый. Күршең я таныш бакчачың бүлешкән үсемлек ботагының тамырын җәелдереп тә, бик уңайлы һәм тиз үрчетергә мөмкин, тамыры белән күчереп утыртырга да була. Үзенчәлекле сортларын, әлбәттә, орлыктан үстерергә кирәк.

Популярлыгы буенча икенче үлән — мелисса. Тышкы кыяфәте белән ул бөтнеккә охшаш. Әмма мелиссадан лимон тәме килә.

Шулай ук чәй почмагына эхинацея чәчәге утыртырга мөмкин. Ул, даруга караганда, иммунитетны яхшырак күтәрергә сәләтле.

Акчәчәк (ромашка) ялкынсыну процесслары белән көрәшә һәм нервларны тынычландыра. Даруханә бакчасында аңа да урын табылса яхшы.

Чәй газонын вак зәңгәр чәчкәле шалфей да бизәр иде. Ул ялкынсынудан һәм тын юллары авыруларыннан файдалы, аның белән авыз куышлыгын чайкыйлар.

Чамбыр (чабрец), мәтрүшкәнең сары һәм шәмәхә төрләрен утыртырга була. Аларны, гадәттә, салкын тигәндә, мунчадан чыккач, чәй әзерләргә кулланалар.

Чәй үләннәре композициясенең үзәгенә ала миләүшә (лаванда), иван-чәй утыртсаң яхшы.

Гомумән, чәй почмагына үзеңә файдалы булган һәм организмыңа килешкән үсемлекләр утырту хәерле. Шулай ук табиб белән киңәшү дә зыянга булмас.

РӘЙХАН (СЕЛЬДЕРЕЙ) ИММУНИТЕТНЫ НЫГЫТА

Сельдерей холестерин күләмен киметә, матдәләр алмашын, иммунитетны ныгыта, аңарда А, Е, К, В төркеменә кергән витаминнар күп, эфир маена бай. Әлеге яшелчәдә кан тамырларын киңәйтә һәм кан басымын төшерә торган фталид дигән матдә бар. Тик аның тамыры, яфрагы һәм орлыкларында витаминнарның күләме төрле. Әйтик, А витамины, тамырга караганда, яфракларында егерме тапкырга күбрәк. К витамины исә яшел өлешендә юк, ә тамырында күп. Тамырында шулай ук В төркеме витаминнары да күбрәк.

Минераль составы буенча да тамыры яфракларына караганда баерак. Аңда марганец, бакыр, селен, фтор һәм цинк бар. Ә яшел өлешендә калий белән кальций — ике тапкырга, магний — биш, натрий — өч, фосфор дүрт тапкырга артыграк.

Сельдерейның согы бик файдалы. Көн саен, иммунитетны ныгыту өчен, 50 мл сельдерей согына 1 чәй кашыгы бал салып эчәргә кирәк. Катнашмага берничә тамчы лимон согы да кушарга ярый. Тик шунысын истә тотыгыз: сельдерей согын көненә 100 мл гына эчәргә ярый.

РӘЙХАН (БАЗИЛИК) КҮҢЕЛ БОЛГАНГАННЫ БАСА

Рәйхан ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны күтәрә. Аннан әзерләнгән төнәтмә ютәлдән, баш авыртудан ярдәм итә.

Үсемлектәге эфир мае теш сызлауны баса. Нерв системасы авырулары вакытында базилик чәе кайнатып эчү файдалы. Әлеге чәй күңел болганганны да баса. Иртән базиликтан пешерелгән чәйне бал белән эчсәң, кәеф күтәренке булыр.

Рәйханны помидор белән янәшә утыртсаң, бу хуш исле тәмләткеч помидорның тәмен яхшырта һәм аңа үсәргә ярдәм итә икән.

КИЛЕШМӘСКӘ МӨМКИН. ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЕГЕЗ.

Рәсем — ru.freepik.com сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев