РКБ табибы көненә 10 мең адым ясау турындагы уйдырманы кире какты
Көненә 8–10 мең адым ясарга кирәк дигән киң таралган кагыйдәнең медицина ягыннан нигезе юк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республика клиник хастаханәсенең 2нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов белдерде.