Сарманда "Хәтер шәме" кабыздылар
Кичә мәктәп укучылары, спорт һәм ял лагеренә йөрүчеләр, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардиячеләр"е, ФОРПОСТ әгъзалары, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары, иҗтимагый совет әгъзалары үзәк Ял паркында "Хәтер шәме" кабыздылар. Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу зур патриотик тәрбия чарасы булды. Чарада район башлыгы урынбасары ГҮзәл Гәрәева, "Бердәм Россия"...