18 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Рангазар узган елга йомгак ясады
Бүген Рангазар авыл җирлегендә дә отчет җыелышы үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Гомәр Бариев узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды, быелгы бурычларга тукталды. "Җәлил" агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, быелгы елга билгеләнгән бурычларны да читләтеп үтмәде. Очрашуда полициянең участок уполномоченныеның да чыгышы тыңланды. Җыелышларда район...
-
Александровкада халык җыены үткәрелде
Бүген, 18 январь көнне, Александровка авыл җирлегендә авыл җыены үткәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәлиуллин узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде. "Җәлил" агрофирмасы директоры урынбасары Илшат Вәлиев узган елгы эшләр белән таныштырды, быелгы ел бурычларына тукталды. Полициянең участок уполномоченные райондагы һәм җирлектәге криминоген хәлгә тукталды. Җыелышта район башлыгы урынбасары Гүзәл...
-
Карашай Саклау мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрамиева мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен бүләкләнде
Карашай Саклау мәдәният йорты директоры Гүзәл Кәрамиева ТР Мәдәният министрлыгының "Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
-
Сарман урта мәктәбе коллективы юбилярны тәбрикләде
Сарман урта мәктәбендә укытучыларны һәм хезмәткәрләрне күркәм юбилейлары белән котлау матур традициягә әйләнде. Шушы көннәрдә мәктәп коллективы китапханәче Гәүһәр Мөхлиеваны - 55 яшьлек юбилее, ветеран-укытучы Рафис Гыйльфановны 80 яшь тулган көн белән тәбрикләде.
-
Иске Минзәләбаш һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә җыеннар узды
Иске Минзәләбаш һәм Яңа Имән авыл җирлекләрендә җыеннар зур активлык белән үтте. Аларда район Башкарма комитеты җитәкчесе Ләис Нуретдинов, "Җәлил" агрофирмасы генераль директоры Эдвард Төхбәтуллин катнаштылар һәм чыгышлар ясадылар. Полиция участок уполномоченныйлары Радик Шәмсиев, Руслан Харисов үз участокларында һәм район күләмендәге криминоген хәлнең торышы белән таныштырдылар. 2016 елда башкарылган эшләр...
-
Сарман ветераннары хисап тотты
Бүген "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә район ветераннар һәм инвалидлар җәмгыятенең хисап җыелышы үтте. Аның эшендә муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашты һәм чыгыш ясады. Район ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Нәҗип Миңнеголов узган елда башкарылган эшләрне анализлады, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Икенче көн тәртибе буенча советның ревизион...
-
Район үзәк балалар китапханәсендә Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үтте
Кичә район үзәк балалар китапханәсендә шагыйрь Разил Вәлиевка 70 яшь тулуга багышланган әдәби дәрес үткәрелде. Чарага Сарман гимназиясенең 3 нче "В" сыйныфы укучылары килделәр. Китапханә хезмәткәрләре балаларны әдипнең тормыш юлы белән таныштырдылар, аның иҗатына күзәтү ясадылар. Кичә барышында Разил Вәлиев сүзләренә язылган җырлар яңгырады, аның әсәрләреннән өзекләр укылды, шигырьләр сөйләнде....
-
Сарманның "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр район музеена экскурсиягә бардылар
Сарман авылының "Кояшкай" балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары тәрбияче Әлфия Харисова белән район Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Балалар музыка уен коралларының килеп чыгышы турында күп яңалык белделәр.
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы
Сезгә йөзем һәм чикләвек белән шоколадлы дөге боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - арборио дөгесе - 200 грамм; - йөзем - 2 уч; - шоколад - 80 грамм; - киптерелгән фундук - 1 уч; - ак май - 30 грамм; - сөт - 600 миллилитр; - көрән шикәр -...
-
Иң оригиналь җавап биргән сарманлы бүләкләнәчәк
Бер көнне менә шундый кызыклы күренешкә тап булдык - түфлиләре бар, хуҗасы юк. Сез бу турыда нәрсә уйлыйсыз? Җавапларыгызны комментарийларда калдыра аласыз. Иң оригиналь җавап бирүчене бүләк - sarman-rt.ru сайтында бушлай котлау бирү көтәчәк. Кечкенә генә "подсказка" - бу районның бер авыл мәдәният йортында булган күренеш.
-
Район халкының чүп машиналарының эш графигы буенча үз тәкъдимнәре бар
Соңгы вакытларда каты көнкүреш калдыклары машиналарының эш графикларыннан ризасызлык сүзләре күп ишетелә. Чүп машинасы иртә дә түгел, соң да түгел - кичке алтыда килсен. Бетте-китте, вәссәлам! Редакциягә дә шалтыраталар, интернетка да язалар. Халыктан шулай ук "чүп машинасы бик нык кычкыртып килсен", "йортлар янында унбишәр минут торсын", "якшәмбе көннәрендә килсен дә,...