13 май 2026 яңалыклары
-
Апрель-май башында Татарстанда, тәрәзәләрдән егылып, дүрт бала имгәнгән
Җылы ел фасылы әле башланды гына, ә Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсенә тәрәзәдән егылып зыян күргән дүрт бала эләккән инде. Бу хакта «Татар-информ»га хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстан эшмәкәрләренә дүрт айда 19 млрд сум дәүләт ярдәме күрсәтелгән
Татарстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 190 меңгә җиткән. Бу хакта республика икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстан ГТХМы балаларның тәрәзәдән егылып төшүен ничек булдырмаска искәртте
Җәйге эссе көннәрдә тәрәзәләрне ачык калдыру куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Россия ГТХМының Казан эзләү-коткару отряды башлыгы Игорь Кацюруба сүзләренчә, тәрәзәдән егылу – балалар арасында үлем очракларының һәм җәрәхәтләнүнең иң тараган сәбәпләренең берсе. Зур шәһәрләрдә бу куркыныч аеруча югары. Балаларның табигый кызыксынучанлыгы куркыныч нәтиҗәләргә китерә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда гаилә сәясәтен гамәлгә кую буенча план расланды
Татарстан Министрлар Кабинеты карары белән 2036 елга кадәр гаиләгә һәм демографиягә ярдәм итү стратегиясен тормышка ашыру өчен махсус чаралар планы расланды. Документ «Гаилә» илкүләм проекты нигезендә әзерләнгән, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Чыгышлары белән Нөркәйдән булган Хәкимовалар җырларга яраталар
Яр Чаллыда яшәүче Замира Хәкимова 1 сыйныфта укый. Апасы Индира 4 сыйныфта белем ала. Кызлар бик тә җырларга яраталар икән.
-
Татарстанда бер атнада сигез кеше янгын корбаны булган
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, узган атнада республикада булган янгыннарда сигез кеше һәлак булган. Тагын җиде кеше төрлечә зыян күргән, дүрт кешене коткаручылар исән алып калган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Татарстанда +27 градус җылы, урыны белән яңгыр көтелә
Бүген, 13 майда, Татарстанда җылы, ләкин үзгәрмәчә һава шартлары көтелә. Төнлә барлык районнарда да явым-төшем булса, көндез урыны белән генә яңгыр явачак. Һава температурасы төннән соң сизелерлек күтәрелә, дип яза «Татар-информ» МА.