12 май 2026 яңалыклары
-
Татарстанда эшмәкәрләрнең иң яхшы координация советына конкурс узачак
Татарстан Республикасында «Муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый / эшмәкәрләр координация советы» VII республика конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. ТР Кече һәм урта бизнес ассоциациясе советы рәисе Фәрид Сафин сүзләренчә, быел барлык районнардан да катнашуы көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Казан ипподромында ат чабышы һәм халыкара жокейлар чемпионаты үтәчәк
XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы кысаларында 16 майда кичке сәгать алтыда Казан ипподромында ат чабышы һәм Халыкара жокейлар чемпионаты оештырыла. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Татарстанда Азнакай – Ютазы – М5 юлына яңа асфальт түшәлә
Ютазы районында Азнакай – Ютазы – М5 автомобиль юлының 20,4–21,3 км участогында ремонт башланды. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» милли проекты буенча алып барыла, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстан хәрби комиссариатындаа электрон повесткалар турында аңлаттылар
Татарстанның Хәрби комиссариаты электрон чакыру кайчан тапшырылган дип саналуын аңлатты. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.
-
Татарстанлыларны май ахырында тагын бер кыска эш атнасы көтә
Татарстан халкын май ахырында Корбан бәйрәме уңаеннан кыскартылган эш атнасы көтә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Районда сукбай этләрне Бөгелмәгә озаталар
Сукбай этләр мәсьәләсе һәрвакыт актуаль булып кала. Аларның хуҗасыз калуларының сәбәпләре шактый булса да, күпчелек очракта бу кешеләрнең җавапсызлыгы белән бәйле.
-
Татарстанда 12 майда: яңгыр, яшен һәм +24 градус җылылык
Сишәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә. ТР Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, урыны белән уртача яңгыр явачак, көндез аерым районнарда яшен булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» МА яза.