9 июнь 2026 яңалыклары
-
Илкүләм проектларга Татарстанда биш айда 17,2 млрд сум юнәлдерелгән
2026 елның 1 июненә Татарстанда илкүләм проектларны финанслау күләме 17,2 млрд сумга җиткән. Бу сумма еллык планның 32 процентын тәшкил итә. Мәгълүматны ТР Финанс министрлыгы җиткерде, дип яза «Татар-информ» МА.
-
«Геройлар янәшәдә» конкурсына эшләр кабул итү бара
Республика күлемендә уздырыла торган «Геройлар янәшәдә – Герои рядом» конкурсына чираттагы видеосабака әзерләнгән.
-
Ел башыннан Татарстан сулыкларында 13 кешенең гомере өзелгән, 14не коткарганнар
8 июньгә мәгълүматлар буенча, республика су объектларында 21 гадәттән тыш хәл теркәлгән. Алар нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булган, 14 кеше исә коткарылган. Бу хакта «Татар-информ» МА яза.
-
Росгвардия Татарстандагы балалар лагерьларында куркынычсызлык тикшерүе үткәрә
Татарстанда ял итүче балалар лагерьларына Росгвардия хезмәткәрләре тарафыннан рейд уздырыла. Ведомство матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, тикшерү эшләре республика буенча оештырылган, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Ирек Богуславский: «Нәфис» МХОга 1,3 млрд сумнан артык акча юнәлтте»
«Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский ТНВ телеканалында «7 минут эчендә 7 сорау» рубрикасының яңа чыгарылышында «Нәфис» фонды командасы юнәлткән хәйрия акчалары турында сөйләде.
-
Сарманда Германиядә хезмәт иткәннәр очраштылар
Бүген, 9 июньдә, Германиядә совет гаскәрләре төркеме оешуга 81 ел тула.
-
Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм +27 градус җылы булачак
Республикада сишәмбе көнне алмашынучан болытлылык күзәтеләчәк. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явуы, яшен атуы мөмкин. Төньяк һәм төньяк-көнбатыштан җил секундына 6-11 метр тизлектә исә, аерым районнарда секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе ихтимал, дип яза «Татар-информ» МА.