7 апрель 2026 яңалыклары
-
«Россия көче» марафоны Татарстанда биш этаптан торачак
Быел апрельдән августка кадәр ил буенча «Россия көче» бөтенроссия спорт марафоны уза. Татарстанда бу чараны оештыру комитеты утырышында республикадагы марафон координаторы Ольга Павлова, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарларының төбәк бүлеге рәисе Светлана Захарова һәм башкалар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.
-
Җемелдәп торган яшел сигналга узаргамы? Автоэксперт аңлатты
Яшел светофор сигналының җемелдәү озынлыгы турыдан-туры тормоз юлының зурлыгына һәм Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 6.14 пункты таләпләренә бәйле. Бу хакта автоэксперт Дмитрий Попов хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарманлылар «Тормышка 10000 адым» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Сарман авылында сәламәтлек көне оештырылды.
-
Эльвира Әхмәтова татарстанлыларга гаиләләргә ярдәм чараларын искә төшерде
Татарстан Республикасында гаиләләргә 65 төр социаль ярдәм чарасы тәкъдим ителә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе начальнигы Эльвира Әхмәтова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Җәлил гимназиясе педагогы һөнәри осталык бәйгесенең финалына чыкты
Күптән түгел Әлмәт шәһәрендә «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика һөнәри осталык бәйгесенең зона этабы үтте.
-
Һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә компенсация бирү тәртибе яңартыла
Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның якыннарына түләүләр билгеләү тәртибе үзгәрә. Татарстан Министрлар Кабинеты әлеге тәртипкә үзгәрешләр кертү планнарын эшләде. Тиешле карар проекты хәзерге вакытта коррупциягә каршы экспертиза этабын уза, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Сарман аграр көллияте студентлары сәламәтлекләре турында кайгырталар
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Сарман аграр көллияте студентлары якташыбыз – милли көрәш буенча Россия һәм дөнья чемпионы, тренер Алмаз Миңнехуҗин белән очраштылар.
-
Татарстанда апрель ае кыска эш атнасы белән тәмамланачак
2026 елның апрель азагында эш атнасы кыскара. Татарстанның җитештерү календаре буенча, 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр нибары дүрт эш көне булачак, дип яза «Татар-информ» МА.
-
Республикада яңгыр, томан һәм көчле җил булачак
Сишәмбе, 7 апрельдә, республикада үзгәреп торган болытлылык көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» МА.