4 декабрь 2025 яңалыклары
-
Бакчаларда гөлләр чәчәк ата әле
Календарьда декабрьнең 4се булуына карамастан, бакчада агачлар бөре чыгарганнар, гөлләр чәчәк атып утыралар.
-
Яңа Имән авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Гәрәев махсус операция зонасына унҗиде тапкыр гуманитар йөк илтергә барды
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләребезгә ярдәм кулы сузучылар саны көннән-көн арта бара.
-
Районда яшь кошны үлемнән коткарып калганнар
Газетабыз битләрендә без аккошларның җылы якка соң очып китүләре турында хәбәр иткән идек инде. Шактый очракта моңа борчылу урынсыз булса да, кайвакыт кошларга да ярдәм таләп ителә. Бу көннәрдә шундый хәл Александровка авылы тирәсендә булды.
-
Вилдан районда – беренче, республикада өченче булды
Районда Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир үткәрү матур традициягә әверелде. Быел ул унбишенче тапкыр оештырылды, һәм анда республикадан да әлеге спорт төрен үз итүчеләр катнаштылар.
-
Районда техниканы кышкы саклауга куюны һәм машина-трактор паркын техника ремонтына әзерләүне тикшерделәр
Быел кыш шактый соңарып килә. Декабрь ае җитсә дә, кар яварга охшамаган, ул прогнозларда да күренми.
-
Районда мөмкинлекләре чикләнгән машина йөртүчеләр ярыштылар
Традиция буенча, декабрь башында илебездә инвалидлар ункөнлеге оештырыла. Аның кысаларында районда да күптөрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе – физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында автомобиль йөртү осталыгы буенча бәйге. Анда быел да теләп катнаштылар.