САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Шартларны бозмыйсыңмы?

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклыландыру, җинаятьләрнең кабатлануына юл куймау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекциясендә учетта торучы затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 25 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр "Условник" операциясе уздырылды. Ул үз эченә эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекциясендә учетта торучы затларга, җәза үтү тәртибен һәм...

Татарстан Республикасында оператив хәлне тотрыклыландыру, җинаятьләрнең кабатлануына юл куймау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекциясендә учетта торучы затларга профилактик тәэсир итүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, 25 нче марттан 2 нче апрельгә кадәр "Условник" операциясе уздырылды.
Ул үз эченә эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекциясендә учетта торучы затларга, җәза үтү тәртибен һәм шартларын бозучыларга, әхлаксыз тормыш алып баручыларга карата үз вакытында тиешле профилактик чара күрү, шуның белән аларны кабат җинаять эшләүдән саклап калу, криминоген хәлне уңай якка үзгәртүне алды.
Операциядә полициянең участок уполномоченныйлары, балигъ булмаганнар белән эшләү төркеме, ТР буенча РФ Җәза үтәтү инспекциясенең район филиалы хезмәткәрләре катнаштылар. Бүгенге көндә эчке эшләр бүлеге һәм җәза үтәтү инспекциясендә шартлы рәвештә хөкемгә тартылган, алкоголь һәм наркотик матдәләр бәйлелегеннән җәфа чигүче 500 кеше исәптә тора. Операция барышында аларның 387 сендә булынды. Исәптә торучыларның яшәү шартлары тикшерелде, алар һәм аларга уңай тәэсир итәрдәй якыннары белән әңгәмәләр үткәрелде. Җәмәгать тәртибен һәм җәза үтәү шартларын бозучыларга карата түбәндәге чаралар күрелде: ике шартлы хөкем ителүчегә карата - сынау срогын озынайту һәм өстәмә йөкләмә салу өчен, ә бер шартлы хөкем ителүчегә карата шартлы хөкемне кире кагу һәм суд тарафыннан билгеләнгән җәзаны үтәтү өчен материаллар судка җибәрелде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев