САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Сарманда "Ришвәтчелеккә – юк!" дигән сөйләшү үтте

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый советы белән берлектә, үзендә ял итүче өлкәннәр белән "Ришвәтчелеккә - юк!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Сөйләшүне үзәкнең мәдәният эшләрен оештыручы Илгизә Салахова алып барды.Иҗтимагый совет үзәктә ял итүчеләр арасында анкета да уздырган....

"Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, муниципаль район башкарма комитеты каршында эшләүче ришвәтчелеккә каршы иҗтимагый советы белән берлектә, үзендә ял итүче өлкәннәр белән "Ришвәтчелеккә - юк!" дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде. Сөйләшүне үзәкнең мәдәният эшләрен оештыручы Илгизә Салахова алып барды.Иҗтимагый совет үзәктә ял итүчеләр арасында анкета да уздырган. Совет рәисе Гөлнара Хуҗина аның нәтиҗәләре белән таныштырды. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Наил Миңнеголов - район күләмендә, үзәк юристы Гөлназ Идиятуллина үзәктә ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча алып барыла торган чараларга тукталдылар. Үз фикерләре белән Җәлил поселогыннан Геннадий Мартынов, Розалия Камалиева уртаклаштылар. "Бирүчесе булгач, алучысы һәрчак табыла, нинди генә очракларда да ришвәт бирмәскә кирәк. Яу кырында, тылда бездән ришвәт алсыннар дип көрәшмәдек", - диде өлкәннәр. Сүз уңаеннан, 13 майдан 27 майга кадәр, Бөек Җиңүнең 69 еллыгы хөрмәтенә, "Шәфкать" үзәге сугыш ветераннары һәм инвалидлары өчен максатчан заезд оештырган. 64 ветеранга чакыру җибәрелгән булса, бу көнне анда 24 ветеран бушлай үз сәламәтлеген ныгыта.

Бу турыда тулы язманы газетабызның алдагы саннарының берсеннән укыгыз.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X