САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Райондашлар әҗәтләре турында белделәр

Бүген, 26 апрель көнне, күпфункцияле үзәктә Федераль суд приставлары хезмәтенең район бүлеге тарафыннан “Әҗәтләрең турында бел” дигән акция үткәрелде.

Аның максаты – әҗәтлеләрдән әҗәтләрне эзләп алу, түләтү. 
Акция барышында листовкалар таратылды. Аларда әҗәтләрең турында каян белергә, әҗәтләрне вакытында түләмәүнең нәтиҗәләре турында аңлатылды. Болардан тыш халык белән әңгәмәләр, кабул итүләр үткәрелде. 
Район бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә бүлектә төрле әҗәтләре буенча учетта торучыларның саны – 11 мең. 
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар – суд приставлары хезмәтенең район бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев