САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Районда "Террорга - Юк!" айлыгы игълан ителде

Муниципаль районда милләтара һәм конфессиара ризалыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар күрү, шулай ук террорчылык идеологиясенә карата җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында, район башлыгының 199 номерлы карары (16.08.2017) белән район территориясендә 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде. Аның нигезендә чаралар планы булдырылды һәм тиешле...

Муниципаль районда милләтара һәм конфессиара ризалыкны ныгыту, террорчылык һәм экстремизмга каршы профилактик чаралар күрү, шулай ук террорчылык идеологиясенә карата җәмәгатьчелек фикерен формалаштыру максатларында, район башлыгының 199 номерлы карары (16.08.2017) белән район территориясендә 1 сентябрьдән 30 сентябрьгә кадәр "Экстремизмга - Юк!" айлыгы игълан ителде. Аның нигезендә чаралар планы булдырылды һәм тиешле оешмаларга, җаваплы җитәкчеләргә җиткерелде.

Август ахырында - сентябрь башында халык активлыгы белән билгеләп үтелә торган массакүләм чаралар уздыру планлаштырылган. Татар Илеге буендагы паркта 30 август көнне республика көнен бәйрәм итәчәкбез. Шундый ук чара Җәлил бистәсендә дә үтәчәк. 1 сентябрьдә - барлык мөселманнарның зур бәйрәме - Корбан гаете үтәчәк. Районыбыз үзәгендәге, бистә, авыл мәчетләрендә Гает намазлары, вәгазьләр уку, бәйрәм коймагы белән чәй эчү оештырылачак. "Дулкын" бассейны артындагы паркта 13.00 сәгатьтә райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакыралар. Шулай ук 1 сентябрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә дә Белем бәйрәме уздырылачак. Айның беренче якшәмбесе - 3 сентябрь көнне нефтьчеләребез үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Барлык чараларда да бер-беребезгә карата игътибарлы булсак иде. Бәйрәмнәрне хәвеф-хәтәрләрсез, иминлектә уздыру - безнең уртак бурычыбыз. Янәшә-тирәбездә шикле кешеләр, әйберләр юкмы - уяулыкны югалтмыйк!

Шикле әйбергә юлыксагыз, түбәндәге телефоннарның берәрсе буенча хәбәр итегез: 02, 2-49-02 - Эчке эшләр министрлыгының район бүлеге, 8(85558) 7-14-69, 89179398620 - Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Зәй бүлекчәсе.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев