САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Прокурор балаларның мәшгульлеге белән кызыксынды

Бүген район прокуратурасы каршындагы эшче төркемнең чираттагы утырышы үткәрелде.

Аны прокурор вазифаларын башкаручы Олег Ульянченко алып барды.
Көн тәртибе буенча 14-18 яшьлек яшүсмерләрнең ялын һәм мәшгульлеген оештыру һәм аларга имин ял тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Утырышта катнашучы профилактика, аерым алганда, халыкны социаль яклау, гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау органнары, район эчке эшләр бүлеге каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе, мәгариф, опека һәм попечительлек бүлекләре, мәшгульлек үзәге, район Башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе һәм башкаларның җаваплы хезмәткәрләре бу тармакта башкарылган эшләргә тукталдылар. Олег Евгеньевич теләсә-кайсы шикле сигналга игътибарлы булырга һәм эшче төркем белән берлектә тиз арада кисәтү чараларын күрә башларга кирәклекне билгеләп үтте.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев