САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Иминлек мөһимрәк

9 нчы декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Беренче тапкыр ул 2004 нче елда билгеләп үтелде. 2003 нче елның 9 нчы декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә 100дән артык ил вәкилләре катнашында Сәяси конференция узды. Анда БМО Генераль секретаренең махсус вәкиле барлык илләрне БМО Генераль...

9 нчы декабрь Берләшкән Милләтләр Оешмасы тарафыннан Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителде. Беренче тапкыр ул 2004 нче елда билгеләп үтелде.
2003 нче елның 9 нчы декабрендә Мексиканың Мерида шәһәрендә 100дән артык ил вәкилләре катнашында Сәяси конференция узды. Анда БМО Генераль секретаренең махсус вәкиле барлык илләрне БМО Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән Коррупциягә каршы конвенциягә кул куярга чакырды. Конвенциянең максаты - коррупцияне кисәтү һәм тамырдан юк итү.
Тормышыбызда коррупциянең үтеп кермәгән тармагы юктыр. Аларның берсе - беренче карашка зыянсыз тоелган «текә» номерлар. Машиналарына «777», «999» саннары, «ЕКХ» (еду как хочу) серияләре булган номерларны теләсә нинди юл белән алырга теләүчеләр бетеп тормый. Бу турыда газета укучыларыбыз нинди фикердә икән? Бүгенге сораштыруыбызда шуны ачыкларга тырыштык.
Рафис Гарифуллин, ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе:
- Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының яңа сәясәте кысаларында республиканың ЮХИДИ идарәсе тарафыннан программа эшләнде. Аның ярдәмендә автотранспорт чараларына дәүләт теркәү билгеләре «очраклы саннар комбинациясе» принцибында биреләчәк. Моңа кадәр дә районда андый «текә» номерлар сорап мөрәҗәгать итүчеләр юк иде.
Наилә. Сарман авылы:
- Әллә ялган, әллә чын, республикада «ОАА» (олы абый арбасы яки особо авторитетный автомобиль) хәрефләре дәрәҗәле санала, диләр. Мондый серияле автомобильләрдә хөкүмәт түрәләре йөри икән. Билгеле, бу хәрефләрне халык шулай шаяртып расшифровкалый. Аларга андый номерларны билгеле бер максат белән (әйтик, ЮХИДИ инспекторы туктатмасын өчен) шулай биргәннәрдерме, юкмы, анысы безгә билгесез бит. Тик, ничек булса да, гадел инспектор игътибарын машина номерына түгел, ә кагыйдә бозучыларга юнәлтергә тиеш.
Марат. Сарман авылы:
- Андый «текә» номерлар алуны мин бер кылану гына дип кабул итәм. Төпле, җитди кеше беркайчан да танышлык аша яки ришвәт бирү хисабына андый номер алырга омтылмаячак. Иң мөһиме - юлда кагыйдәләрне саклап, исән-имин йөрү. Сине номер сакламый, андый юк-барларга ышану - бала-чагалык ул.
Илгизәр. Сарман авылы:
- Минем машинаның номеры - «259». «565», «939»лар кебек «зеркальный» да, «777», «888»ләр кебек «текә» дә түгел. Минем, гомумән, номерларга исем китми. Кемнәр өчендер, бәлки алар текәлекне күрсәтәдер. Ләкин андый номер алу өчен әллә никадәр көтү, акчалар түләүне аңламыйм да, кабул да итмим. Юлда исән-имин йөрү - иң мөһиме.
Рамил. Җәлил поселогы:
- Мин яңа машина алгач, элекке машинаның номерын калдырдым. Хәзер кабат теркәтү мөмкинлеге бар бит. Ниндидер ырымнарга ышанудан түгел, шулай уңайлы булганга эшләдем моны. «Текә» номерларга килгәндә, аларны алу мөмкин түгел, диләр хәзер. Күпме генә көтсәң дә, компьютер, автомат рәвештә, берничә номерга «сикереп» чыгара, диләр. Миңа калса, күптән кирәк иде бу. Андый номерлар белән, бернинди кагыйдәләргә буйсынмаучыларга юлда урын булырга тиеш түгел. Шул ук вакытта бу адым ришвәтчелеккә каршы чара да булып тора.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X