САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Илексаз мәктәбендә террорчылыкка каршы көрәшкә багышланган дәресләр узды

Ке­ше­лек дөнь­я­сы га­ять кур­кы­ныч чор ки­че­рә. Экст­ре­мист­лык дип атал­ган сә­я­сәт бү­ген дөнь­я­ның күп ил­лә­ре­нә яный. Нәр­сә соң ул экст­ре­мист­лык? Аның та­мыр­ла­ры кай­да? Бү­ген без, Илек­саз мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры, шул со­рау­га җа­вап тап­тык. Экст­ре­мист­лар, тер­рор­чы­лар - кан­сыз, ко­точ­кыч алым­нар кул­ла­нып, ке­ше тор­мы­шын бер ти­ен­гә дә куй­ма­ган ке­ше кы­я­фә­тен­дә­ге ерт­кыч­лар, дип нә­ти­җә чы­га­ра­сым...

Ке­ше­лек дөнь­я­сы га­ять кур­кы­ныч чор ки­че­рә. Экст­ре­мист­лык дип атал­ган сә­я­сәт бү­ген дөнь­я­ның күп ил­лә­ре­нә яный. Нәр­сә соң ул экст­ре­мист­лык? Аның та­мыр­ла­ры кай­да? Бү­ген без, Илек­саз мәк­тә­бе уку­чы­ла­ры, шул со­рау­га җа­вап тап­тык. Экст­ре­мист­лар, тер­рор­чы­лар - кан­сыз, ко­точ­кыч алым­нар кул­ла­нып, ке­ше тор­мы­шын бер ти­ен­гә дә куй­ма­ган ке­ше кы­я­фә­тен­дә­ге ерт­кыч­лар, дип нә­ти­җә чы­га­ра­сым ки­лә. Шун­нан чы­гып, экст­ре­мист­лык­ка кар­шы кө­рәш алып ба­ру - бө­тен дөнья җә­мә­гать­че­ле­ге­нең из­ге бу­ры­чы, ми­нем­чә. Нин­ди дин­дә бу­лу­ы­быз­га ка­ра­мас­тан, ба­ры­быз­ның да ур­так дош­ма­ны­быз - тер­рор­чы­лык. Бө­тен ха­лык, ил баш­лык­ла­ры бер­дәм бул­ган су­рәт­тә ге­нә тер­рор­га, экст­рем­чы­лык­ка кар­шы кө­рә­шер­гә мөм­кин.

Һәр ел са­ен 3 сен­тябрь­дә Рос­си­я­дә Тер­рор­чы­лык­ка кар­шы кө­рәш­тә бер­дәм­лек кө­не бил­ге­лә­неп үте­лә. Шул уңай­дан без­нең мәк­тәп­тә бу көн­гә ба­гыш­лан­ган ачык дә­рес­ләр һәм сый­ныф сә­гать­лә­ре уз­ды­рыл­ды. Дә­рес­ләр баш­ла­ныр ал­дын­нан үт­кә­рел­гән ли­ней­ка­да ­Бес­лан­да һә­лак бул­ган­нар ис­тә­ле­ге­нә бер ми­нут тын­лык игъ­лан ител­де.

Яз­мам­ны тә­мам­лап, дус, та­ту яшик, кан ко­ю­лар, ке­ше го­ме­рен өзү­ләр бул­ма­сын иде, ди­гән те­ләк­тә ка­лам. Ал­ла­һы Тә­га­лә бир­гән го­ме­ре­без­не из­ге га­мәл­ләр ге­нә кы­лып уз­дыр­сак иде.

Ләй­сән Сәла­хо­ва, Илек­саз мәк­тә­бе­нең "Яшь хә­бәр­че­ләр" тү­гә­рә­ге әгъ­за­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев