САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Бүген Илексаз мәктәбе укучылары участок инспекторы Радик Шәмсиев белән очраштылар

Хокук саклаучылар, милиция, участок инспекторлары... Әлеге өлкәләрдә эшләүчеләр хезмәтенең никадәр җаваплы булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Намуслы хезмәт итүче лачыннарның уяулыгы, кыюлыгы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә, авыллар һәм район тирәсендәге җәмәгать тәртибе ышанычлы саклана. Оператив эшчәнлек барышы законлылык, кешелеклелек, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән. Бүген Илексаз...

Хокук саклаучылар, милиция, участок инспекторлары... Әлеге өлкәләрдә эшләүчеләр хезмәтенең никадәр җаваплы булуын без күз алдына да китерә алмыйбыз. Намуслы хезмәт итүче лачыннарның уяулыгы, кыюлыгы һәм оператив эш итүләре нәтиҗәсендә, авыллар һәм район тирәсендәге җәмәгать тәртибе ышанычлы саклана. Оператив эшчәнлек барышы законлылык, кешелеклелек, кеше хокукларын хөрмәт итү принципларына нигезләнгән.
Бүген Илексаз мәктәбе укучылары һөнәрләр белән танышуны дәвам итеп, үзләренә кунакка 10 ел гомерен участок инспекторы булып эшләгән Радик Шәмсиевне чакырдылар. Моның сере дә гади: бүген участок инспекторларының һөнәри бәйрәмнәре.
Кешелеклелек сыйфатларын үзендә туплаган Радик Рәшит улы - Илексаз авылының хөрмәтле кешесе. Ул үзенең иңенә авылдашларының гомерен һәм сәламәтлеген саклау бурычы йөкләнгәнен яхшы аңлый. 2007 елда ул юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли башлый. Моның өчен Казан милиция хезмәткәрләре әзерләү курсларында укып кайта ул. Һәм, ниһаять, 2008 нче елдан Радик Рәшит улы - участок инспекторы. Төнлә дә, тәүлек буе да ул хезмәттә, бәйрәмнәр, яллар белән дә исәпләшми Шәмсиев. Бу авыр хезмәттә башкалар мәнфәгатен алгы планга куя белә. Әйе, аның иңендәге погон җаваплылыгы - авылыбызның борчусыз төннәре, имин көннәре ул. Илексаз авыл халкы Радик Шәмсиев белән чын мәгънәсендә горурлана, җәмәгать тәртибен саклау, гражданнар гомере һәм сәламәтлеге ышанычлы кулларда икәнен белә. Яшь кенә булса да, ул халык белән уртак тел таба, алар белән тыгыз бәйләнештә яши, шуның өчендә инде авылыбызда һәрчак тәртип, тынычлык, татулык хөкем сөрә. Ә монда аңар үз өстенә йөкләнгән бурычның җитдилеген аңлап, намуслы каравы ярдәм итә, ул һәр эшне төгәл итеп, җиренә җиткереп эшли.
Авылдагы һәр гаиләнең киңәшчесе, ярдәмчесе, хөрмәт иткән кешесе булган Радик Рәшит улы бүгенге көндә ГИБДД ның өлкән инспекторы булып эшли.
Укучылар аны 19 нчы ноябрьдәге туган көне белән дә котладылар һәм, әлбәттә, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.


Материал һәм фотоны Илексаз мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөләндәм Хәлиуллина җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев