САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Закон һәм без

Алкоголь сатуның – үз кагыйдәләре

Район эчке эшләр бүлеге Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча эшне дәвам итә. Ә бу тармакта алар аз түгел. Быел, мәсәлән, республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе 1238 тикшерү үткәреп, 1053 хуҗалык субъектында 1132 хокук бозу очрагын ачыклады. Бигрәк тә лицензиясез алкогольле эчемлекләр...

Район эчке эшләр бүлеге Дәүләт алкоголь инспекциясе белән берлектә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр әйләнеше тармагындагы хокук бозуларны кисәтү буенча эшне дәвам итә. Ә бу тармакта алар аз түгел.
Быел, мәсәлән, республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясе 1238 тикшерү үткәреп, 1053 хуҗалык субъектында 1132 хокук бозу очрагын ачыклады. Бигрәк тә лицензиясез алкогольле эчемлекләр сату очраклары күп һәм ул елдан-ел арта бара. Дәүләт алкоголь инспекциясе мәгълүматларына караганда, республикага алкоголь продукциясен 20 күпләп сату оешмасы кертә. Быел аның күләме узган елгының шушы чорындагыдан артыграк булды. Коньяк, аракы, ликер-аракы эшләнмәләре кертү артты, аз алкогольле эчемлекләр, винолар кертү күләме кимеде. Сигез айда 1829 мең дал алкоголь продукциясе тикшерелеп, 47,5 мең далы стандартларга туры килми, дип табылды. Иң күп браклар - аракы, җиләк-җимеш, баллы виноларда, коньякларда.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре исә сигез айда алкоголь продукциясе әйләнеше сферасындагы хокук бозулар буенча 919 административ беркетмә төзеделәр. Бу тармактагы хокук бозулар нигездә түбәндәгеләр: өйдә ясалган алкоголь продукциясен сату, алкоголь продукциясен сату кагыйдәләрен бозу, алкоголь продукциясен ирекле сату. Мондый хокук бозуларның күпчелеге Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт шәһәрләрендә, Чүпрәле, Мамадыш, Саба районнарында теркәлгән. Иминлек таләпләренә җавап бирмәүче продукция җитештергән һәм саткан өчен 52 җинаять эше кузгатылган.
Алкоголь продукциясе әйләнешенә контрольлек итүгә район эчке эшләр бүлегендә дә зур игътибар бирелә. Даими рәвештә профилактик операцияләр үткәрелә. Январь аенда район авылларының берсендә сатучы С. балигъ булмаган Р.га сыра һәм тәмәке сата. Март аенда Җәлил поселогында сатучы К. балигъ булмаган кызга вино сата. Шушы ук айда Җәлил поселогында сатучы И. алкоголь продукциясен тиеш булмаган вакытта сата. Биредә май аенда да хокук саклау хезмәткәрләре алкоголь продукциясен балигъ булмаган үсмергә сату очрагына тап булдылар. Балигъ булмаганнарга бу төр продукцияне сату очраклары җәй көне Җәлилдә генә түгел, Сарманда да теркәлде. Бу төр продукция әйләнешендәге хокук бозуларны ачыклау, кисәтү буенча эш дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев