САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Онытмыйбыз сине, Азия апа

Азия Хәсәнова 1958-1959 нчы уку елларында Сарман урта мәктәбендә татар теле укытты. Без - төрле авыллардан килгән 8 нче класс укучылары аның дәресләрен көтеп ала идек. Байтак еллар үтүгә карамастан, аның йомшак тавышы бүген дә колагымда яңгырый сыман. Бигрәк тә Һади Такташ, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи кебек шагыйрь...

Азия Хәсәнова 1958-1959 нчы уку елларында Сарман урта мәктәбендә татар теле укытты. Без - төрле авыллардан килгән 8 нче класс укучылары аның дәресләрен көтеп ала идек.
Байтак еллар үтүгә карамастан, аның йомшак тавышы бүген дә колагымда яңгырый сыман. Бигрәк тә Һади Такташ, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи кебек шагыйрь һәм язучыларның шигырьләрен, аларның әсәрләре турында йөрәкләргә үтеп керердәй итеп сөйли, һәркемнең исендә калырлык итеп аңлата иде. Бервакыт мин дәрестә бер сүзнең язылышы турында Азия апа белән бәхәскә кердем. Ул татарча текстлар ярдәмендә телне тагы да тирәнрәк өйрәнергә киңәш бирде.
46 еллык педагоглык эшчәнлегемнең 43 елы рус мәктәпләрендә татар телен укытып үтте. Тукай шигырьләрен, җырларын онытмыйм. Телевидение аша "Татар моңы" концертларын яратып карыйм, җырларын отып калырга тырышам, гармунымны кулыма алып, көйләрен өйрәнәм. Татар теленә һәм моңына мәхәббәт тәрбияләгән Азия апага мин бик рәхмәтлемен. Башкортостанда яшәсәм дә, белеп торам: Сарманда урам бәйрәмнәре уза һәм Азия апаның тырышлыгы белән Тукай урамы бәйрәме дә бик матур үткән.
26 нчы октябрьдә яраткан укытучыбызның туган көне иде. Без, аның укучылары: Сарманнан Илфат Мәрданов, Равил Салихов, Рәис Сәлимов, Сирина Ризатдинова, Венера Аздахова, Гөлүсә Шакирова, Әлмәттән Әскар Хәмидуллин, Яр Чаллыдан Илсөяр Сәетова, Казаннан Нурия Бәдертдинова, Фәридә Нәфыйкова, Түбән Камадан Фәнис Харисов, Латвиядән Павел Тазов һәм башкалар аны гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аңа исәнлек-саулык, озын гомер телибез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X