САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Сарман...

Мөнәвәрә апа Кәлимуллина

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында, районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее туй күлмәкләре бәйгесе үткәрде. «Яшьлегем хатирәсе» дип исемләнгән ул бәйгедә шактый кеше катнашты. Җәлил бистәсендә яшәүче Мөнәвәрә апа Кәлимуллина - шуларның берсе. Разум абый белән алар 1955 нче елда өйләнешәләр. Никах көнендә киясе күлмәкне Мөнәвәрә апа...

Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында, районның Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее туй күлмәкләре бәйгесе үткәрде. «Яшьлегем хатирәсе» дип исемләнгән ул бәйгедә шактый кеше катнашты. Җәлил бистәсендә яшәүче Мөнәвәрә апа Кәлимуллина - шуларның берсе.
Разум абый белән алар 1955 нче елда өйләнешәләр. Никах көнендә киясе күлмәкне Мөнәвәрә апа Мәдинә апасы белән, кич утырып тегә. Ситсаның калган кисәгеннән ул, 1957 нче елда кызы Ләлә тугач, аңа күлмәк тегеп кидерә. Аларны, шулай ук ЗАГСка киеп барган күлмәген (рәсемдә - уң якта) ул тормышының якты хатирәләренең берсе итеп саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев