САРМАН
  • Рус Тат
  • Тормыш кадерен белеп яши ул

    Моңлы җырлары белән исеме дөньяга таралган Зәңгәр таулы Сарманның нәкъ уртасыннан көмеш тасма кебек ялтырап, боргаланып Минзәлә елгасы ага. Күпме истәлекләр, хатирәләр саклый әлеге сихри агымсу. Район газетасының «Югары уңыш өчен» дигән исем белән чыккан вакытында, 1957 елның 4 нче декабрь санында шул елга буендагы авылда гына түгел, районда гаять...

    Моңлы җырлары белән исеме дөньяга таралган Зәңгәр таулы Сарманның нәкъ уртасыннан көмеш тасма кебек ялтырап, боргаланып Минзәлә елгасы ага. Күпме истәлекләр, хатирәләр саклый әлеге сихри агымсу.
    Район газетасының «Югары уңыш өчен» дигән исем белән чыккан вакытында, 1957 елның 4 нче декабрь санында шул елга буендагы авылда гына түгел, районда гаять тә абруйлы булган Зыятдин ага Моратов гаиләсе турында шундый юллар укырга була: «Зыятдин ага үзенең тырышлыгы белән радиотехник белгечлеген үзләштерә, шунда эшләп, район элемтә конторасы начальнигы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Зыятдин ага - балаларына дөрес тәрбия бирүче ата да. Аның олы улы Марс хәзер Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Кызлары Лена Казан химия-технология институтында, ә ике баласы Сарман урта мәктәбендә бик яхшы билгеләргә генә укыйлар». Шәмгыйнур һәм Зыятдинның тату, үрнәк гаиләсендә 1947 елның18 нче сентябрендә, дүртенче бала булып, әлеге язмамның герое - Рәшит дөньяга килә. Ул, абый, апаларыннан үрнәк алып, Сарман урта мәктәбен уңышлы тәмамлый. Алга таба уку теләге булса да, Лена белән Энҗе апалары Казанда институтта укыганлыктан һәм I группа сугыш инвалиды булган әтисен, авыру әнисен, кече сеңлесе Камәрияне калдырып китә алмаганлыктан, укырга бармый. Физик яктан таза, көчле егет озак уйлап тормыйча, РТС мастерскоена эшкә килә.
    Биредә ул тәҗрибәле мастерской мөдирләре булган Мусин Ирек белән Шәехзадин Җәүдәттән, ул аларны остазлары итеп саный, тиз арада катлаулы техникаларның серләренә төшенә һәм, кайсы тармакта эшләсә дә, җитәкчеләрнең, остазларының ышанычын аклап кына калмый, иң яхшылар рәтенә баса. 1966 елның көзендә үзе эшли торган оешмадан, зурлап, Армия сафларына озаталар. Ул Кызыл Байраклы Төньяк флотында "Ярославский комсомолец" су асты көймәсендә өч ел ил алдындагы бурычын үтәп кайта. "На страже Заполярья" газетасында, "Боевой курс" матрос газетасында баш старшина Моратов Рәшитнең сугышчан техниканы яхшы белүе, намуслы, үрнәк хезмәт итүе турында фотолары белән күпсанлы язмалар чыга. Ә истәлек, мактау кәгазьләренең саны дистәгә якын. Менә бер истәлек дипломы. Анда: "Главному старшине Муратову Рашиту Зиятдиновичу Памятный диплом за переход экватора на подводной лодке "Ярославский комсомолец" Ш - 00000I Д - 06058I. 3 марта 1969 года.
    На воде и под водой,
    В мороз и в африканский
    зной
    Прошли вы несколько
    морей
    Под флагом Родины
    своей...
    Командир п.л. "Ярославский комсомолец" капитан 2 ранга Жук", - дигән юллар бар.
    Армиядән кайткач, үзенә хәерле юл, исән-имин кайтуын теләп калган хезмәттәшләре янына килә Рәшит. Аны иң җаваплы тармакларның берсе булган тракторлар ремонтлау мастерскоена алалар. Егет үзенә тапшырылган эшне зур җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкара. Мастерской мөдире Җәүдәт Шәехзадин район газетасы "Ленинчы"да "Диңгезче сынатмый" дигән мәкаләсендә: "Старшина Рәшит Моратов хезмәтен тутыргач, Сарман авылына кайтты һәм, ял итмичә, мастерскойга килде. Ә көзен тракторларның арт күперләрен ремонтлау узелы оештыру турында сүз чыккач, беренчеләрдән булып шушы җаваплы эшне башкарырга теләк белдерде. Бер үзе эш урыны көйләде, обкатка ясау өчен стенд ясады. Биредә Рәшит Моратов эшли башлагач, үрнәк тәртип керде, тракторларның эшләү срогы озынайды", - дип язды.
    Җитмеш төрле һөнәр иясе Рәшит мастерскойда ремонт эшләре төгәлләнүгә, төзелеш эшенә күчә. Ул мастерской, эшчеләр өчен торак йортлар төзүдә катнаша. Шушы елларда аның намуслы тырыш хезмәте күпсанлы истәлек бүләкләре, мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелә. Араларында мәктәп производство бригадасында яхшы эшләгәне өчен мәгариф министры М.Мәхмүтов, авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәт куйганы өчен министр Ф.Сибагатуллин кулыннан алганнары да бар.
    1972 елда Балтамак авылы кызы Разия белән гаилә корып, бер кыз, бер ул үстерәләр. Бүген инде оныкларын сөеп, яраткан бабай, әби булып, тын гына бер урамда чәчәкләргә күмелеп утыручы йортта, барына шөкерана итеп, яшәүдән ямь табып яшиләр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: