САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

"Үзгәреш җиле" фестивалендә Венера Ганиева Америка җырчысы белән "Су юлы" җырын башкарды + ВИДЕО

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Үзгәреш җиле" фестивале концерты бара.

Ике ел дәвамында "Үзгәреш җиле" проектының вокал буенча педагогы булган Венера Ганиева быел үзе сәхнәгә чыкты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Венера Ганиева америкалы Тай Стивенс белән бергә "Су юлы" татар халык җырын башкарды.

Венера Ганиеваның җырлавы программада күрсәтелмәгән. Ул үз үрнәгендә америкалы җырчыны татарча җырларга өйрәтте. 

Танылган җырчы һәм педагог фестивальнең репертуары өчен дә җаваплы. Фестивальдә башкарыласы җырларны Венера Ганиева сайлый.

  • Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә "Үзгәреш җиле" фестивале концерты бара

 

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев