Илсөя Бәдретдинова яңа сезонга яңа җыр әзерләгән. Әлеге җырын ул инстаграмдагы сәхифәсендә күрсәтте.
"Югалырсың кебек" дип аталган бу җырның сүзләрен Ландыш Габдрахманова, көен Айдар Тимербаев язган. Аранжировка, тавыш яздыру Гадел Хәмзинныкы. "Киттек", дип куйган Илсөя бу постка.
Инстачылар бертавыштан яңа җырны ошаткан. "Супер", Күңелгә якын", "Яратып тыңлыйм", "Кайфовая", "Бу хит", дип язалар.
Фото: Рамил Гали
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/sozial-chelter-joldyzlari/yugalyrsy-kebek-ils-ya-b-dretdinova-ya-a-sezonga-ya-a-yr-t-kdim-itte/
Нет комментариев