САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Салават Айдар Галимовны сәхнәдән куа

Узган ялларда бөтен татар җәмәгатьчелеген шаулатып, XIX халыкара «Татар җыры» эстрада фестивале узды. Елдагыча, фестивальдә кызыклы хәлләр һәм көтелмәгән вакыйгалар шактый иде.

Халыкны аптырашта калдырган бер күренеш аеруча истә калды. Эстрадабызның мэтры, кабатланмас тавыш иясе Салават Фәтхетдиновның менә инде берничә ел рәттән әлеге фестивальдә кунак буларак кына катнашуын беләбез. Яшьләргә урын бирү максатыннан җырчы хәзер фестиваль катнашучыларын «Алтын Барс» сыны белән бүләкләү өчен генә сәхнәгә чыга. Быел Салават якташы һәм күптәнге сәхнәдәше «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулаган Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимовка бүләк тапшырды. Ләкин җырчы фетивальнең төп бүләге булган «Алтын Барс» сыны белән генә чикләнмәде, аның Айдар Галимовка махсус бүләге дә бар иде: «Айдар, сиңа киңәшем һәм аерым бер бүләгем бар. Менә монда Коръән, намазлык һәм дисбе. Чын күңелдән бүләк итәм, бәлки, иманыңа килеп, икенче елга син дә катнашмассың. Яшьләргә урын кирәк. Яшьләрнең чыгышлары күп вакытта безнең чыгышлар белән туры килми, шуңа күрә, безнең татар сәхнәсендә татар моңы бетмәсен, татар балалары татарча сөйләшсен, татар телен онытмасын дип, белгәннәреңне укы. Бу файдасыз калмас.

Әмма тагын бер әйбер бар: вакытында китә белү. Бу – бик тә әйбәт әйбер. Сәхнәдән дә, сәясәттән дә, кайдан да», – дип кискен фикерен белдерде.

 

Айдар Галимов, әлбәттә, сәхнәдәш коллегасыннан мондый сүзләрне көтмәгән иде. Җырчы үзенең дә берәр кайчан Салават абый белән бергә дуэт җырлау хыялы барлыгын әйтте. Озак кына берсен-берсе төрттерүдән торган әңгәмәдән соң, Салават сүзен йомгаклады: «Озын сүзнең кыскасы. Мин Айдарны котлыйм. Иң тырыш кешеләрнең берсе – Айдар! Мин моны гел әйттем. Киләсе елда ниләр буласын Аллаһы Тәгалә белә. Исән-сау килеш шушы залда күрешергә насыйп булсын».

Реклама

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X