САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Хәния Фәрхи тормышыннан 8 кызыклы ФАКТ

1.Җырчының әтисе репрессия корбаны булган. Колхоз председателе булып эшләгән Фәрхислам 1937 елда репрессияләнгән.

 

2.Әтисе дә, әнисе дә ятим үсәләр.

3.Тәүге һөнәре – «ровничница». Станок артында «ровница», ягъни эрләү өчен җеп әзерләп торган.

4.Укырга керү имтиханнарына соңга калу сәбәпле, Хәния Фәрхине музыка училищесына укырга алмаганнар. Кая барырга белмәгәнлектән, театраль училищега керә. Хәниягә тулай торак бирмәгәннәр, аңа күпмедер вакыт вокзалда яшәргә дә туры килгән.

5.Тәүге афишаларында җырчы исемен «Хәния Хәлидуллина» дип яздырган. Хәлидуллина – кыз фамилиясе. Аннары, әтисенә зур хөрмәт йөзеннән, аның исемен кыскартып, үзенә псевдоним сайлый. Татар эстрадасында ул беренчеләрдән булып псевдоним астында чыгыш ясаган җырчы.

 

6.Хәния Фәрхи берничә тапкыр фаҗигагә очрый. 1999 елда аның аягына операция ясыйлар. 2005 елда ире Габделхәй белән юл һәлакәтенә эләгә. 2012 елның декабрендә егылып, башын җәрәхәтли. Башына 4 сәгать операция ясыйлар. Табиблар паралич булыр дип фаразлаган, әмма бар да уңышлы тәмамланган.

7.Хәния Фәрхи белән Габделхәйнең туган көн аралары – бары тик ике генә көн. Әлеге даталар арасында тагы бер күңелле вакыйга – оныклары Рамазан туа.

8.Җиделе саны аны гомер буе озата барган. Кәрәзле телефон саннарын кушсаң да (8+9+6+0+4+4+7+9+1+9) 57гә тиң булган. Ул – 17 Алтын барс иясе. 2017 елның 27 июнендә (җиденче ай), Казандагы соңгы концертыннан соң 57нче көнендә 57 яшендә бакыйлыкка күчкән. Кырыгы 7 сентябрьгә туры килде. 2018 елның 27 маенда каберенә таш куелды. Казанда 57нче йортта яшәгән. Искә алу концертларында – Казанда, Чаллыда, Уфада барлыгы 57 сәнгать әһеле чыгыш ясаган.

http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев