САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Илсөя Бәдретдинова кофены... майонезлап эчә

Җырчы халык сөюен юмор хисле булуы белән дә яулый.

Әгәр дә Илсөя Бәдретдинова җырчы булмаган булса, аңардан җор телле, юмор хисле шәп журналист чыгар иде, мөгаен. Аның социаль челтәрләрендәге кыска гына язмаларын халык яратып укый, комментарийлар яза. Иң мөһиме - ул бәян иткән вакыйгалар барысы да Илсөянең үз тормышыннан, алар чынбарлыкта булган.

Җырчының күптән түгел генә "элгән" кызыклы язмасын сезгә дә тәкъдим итәбез, "Кызыл таң"ны сайтларыбызда да укып баручылар.

" Зур бокалга яшел чәй ясадым да тәрәзә төбенә менеп утырып, тормыш турында уйланып утырдым... Шундый гадәтем бар минем. Эчеп бетергәч, бокалны юарга бардым да карап торам: "Ә бокалдагы яшел чәй пакетигы кайда?" Анысын салып тормаганмын икән, просто пешә-пешә кайнар су эчеп утырганмын. Арылган, димәк...

Реклама

Р.S. Берсендә шулай кофега пакеттагы сгущенканы салыйм әле азрак, дип, майонез белән кофе эчкән идем инде мин..."


Фото: Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрләрендәге шәхси битеннән.

Чыганак:https://kiziltan.ru/kultura/15540-ilsya-bdretdinova-kofeny-mayonezlap-ech.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X