САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гөлназ Асаеваны «икенче Хәмдүнә» диләр?

Яшь, талантлы җырчы Гөлназ Асаевага төрле начар эчтәлектәге хат-хәбәр язучылар еш очрый икән. Моннан тәмам гарык булган җырчы инстаграмында тозлап-борычлап булмаса да, матур гына итеп җавап бирергә булган

Ул тәнкыйтьләргә яратучыларга:   – Юаш булсаң басарлар, усал булсаң асарлар, ә менә уртача гына булсаң...? Дәвамы ничек әле?   Безнең халыкка берничек тә ярап булмый. Мине инде кайберәүләр - усал, икенче Хәмдүнә апа, - диләр, минем нинди усаллыгым тигәндер? Әйе турыга әйтәм, әйе бәлки кайвакыт дәшмичә калырга кирәктер, әмма мин бу тормышта беркачан да, бер кемгә дә начарлык эшләгәнем дә,теләгәнем дә булмады. Ничек бар - шулай әйтәм, кешегә ярыйм дип йөрмим, кеше минем турында әйбәт кенә уйласын дип йөрмим, үземне "идеализировать" итмәдем һәм итмәячәкмен. Ничек бар - шундый мин. Кешегә яхшы булып күренәм дип, кайбер пычрак язып утыручыларга елмаеп утырмыйм. Чонки мин дә кеше, мин сезне яратам, хөрмәт итәм, сездән дә шуны көтәм. Исән-сау булыгыз, матур яшәгез, бер-берегезгә терәк булып,бер-берегезгә кирәк булып яшәргә Ходай насыйп итсен, - дип язган.   Тәнкыйть - кәнфит түгел, әлбәттә. Яшь вакытта әле болай да бөтен сүзне йөрәккә ала торган буласың. Психологик күзлектән караганда, Гөлназ аны тәнкыйтьләүчеләргә җавап биреп дөрес эшли икән, психолог Зөлфия Максутова да: «Тәнкыйтьлиләр икән, эндәшми калырга ярамый», - ди.

--- Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев