САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Гашыйклар көнендә Гүзәл Уразова дүртенчегә әни булды (КЫЗМЫ-МАЛАЙМЫ?)

Бүген бар халык гөрләп Гашыйклар көнен бәйрәм иткәндә дөньяга тагын бер көтеп алган мәхәббәт җимеше аваз салды.

Илдар Хәкимов белән Гүзәл Уразова дүртенчегә әти-әни булды. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Элларига, Камиләгә һәм бүгенгәчә төпчекләре буларак саналган Самирга иптәшкә кыз туган.

Сабыйның буе - 55 см, авырлыгы 3770 г. Беренче фотолардан күренгәнчә, Гүзәл дә, нарасый да үзләрен яхшы хис итә.

Ә бит югыйсә, әле бүген генә җырчы инстаграмда тамашачыларын Гашыйклар көне белән котлап, гендер патидан видео куйган иде. Анда Илдар Хәкимовның зур шарны шартлатуы, ә аннан кечкенә алсу шарчыклар коелуы күренә.   

Кем булса да ярый, иң мөһиме, сау-сәламәт һәм бәхетле булып үссен!

 Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев