Петровка җирлегендә кер чайкау йоласын яңарттылар
Мәдәният

Петровка җирлегендә кер чайкау йоласын яңарттылар

Петровский Завод мәдәният йорты хезмәткәрләре халык күңеленә якын булган йолаларны яңарту белән шөгыльләнәләр.

Мәдәният йорты бинасында капиталь төзекләндерү эшләре уздырылуына карамастан, алар халык белән очрашу җаен тапканнар. Шимбә көнне Дими Тарлау авылының яңа чишмәсе янында бик матур чара оештырганнар. Борынгы гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару, яшьләр арасында татар халкының уеннарын популярлаштыру максатларында, “Кер чайкау” йоласын үткәргәннәр.
- Халыкка бик ошады. Үзебез дә яшьлекләргә кайтып килдек. Гармунга кушылып җырладык, биедек, күңел ачтык, - дип хәбәр итте мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльмира Борисова.


Нет комментариев