Сарманлылар лауреат исеменә лаек булдылар
Мәдәният

Сарманлылар лауреат исеменә лаек булдылар

Кичә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында «Безнең йорт - Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала-концерты узды. Ул Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үткәрелде. Анда безнекеләр дә чакырулы иде.

Чарада катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәбрикли. Гала-концерт иҗат кешеләрен очраштыра, берләштерә. Аның кысаларында фестиваль җиңүчеләрен дә бүләклиләр. Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең Ирек Кәримов җитәкчелегендәге "Диролл" инструменталь ансамбле, Җәлил мәдәният сарае каршында эшләп килүче "Каданс" вокаль ансамбле (җитәкчесе - Яна Семина), М.Г. Йөзлебаев исемендәге Җәлил музыка мәктәбендә укучы Азамат Савганов (укытучысы - Рәмзия Йөзлебаева) лауреатлар булып танылдылар һәм Дипломга ия булдылар..

Без районның сәнгать осталарын чираттагы уңышлары белән тәбриклибез һәм киләчәктә дә җиңүле чыгышлар телибез.


Нет комментариев