Фәрит Хөснуллин райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады
Җәмгыять

Фәрит Хөснуллин райондашларны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады

Хөрмәтле райондашлар! 4 ноябрьдә илебездә мөһим дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу дата туган илне яратучы, Ватан киләчәге өчен җаваплы булган һәркемне берләштерә.

Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин район халкына юллаган котлавында бу бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады:

«Сезне Халыклар бердәмлеге көне белән ихластан котлыйм! Бу бәйрәм үз Ватанын яратучы, халыклар бердәмлеге һәм патриотизм идеяләрен, әхлак һәм кешелеклелек принципларын үз иткән һәркемне берләштерә».

Җитәкче үз мөрәҗәгатендә кечкенә ватанны яратудан зур Ватанга мәхәббәт башлануын билгеләп үтте. Сарманлылар үзләренең фидакарь хезмәтләре, иҗади уңышлары белән күпмилләтле Татарстан һәм Россия үсешенә лаеклы өлеш кертәләр.

Республикабызда 175, ә Сарман районында 19 милләт вәкилләре татулыкта һәм үзара аңлашуда гомер кичерә. Фәрит Хөснуллин бу хакта аерым тукталып узды:

«Без Татарстанда – күпмилләтле, имин үсеш юлындагы республикада гомер итәбез. Ил һәм республиканың данлы тарихы белән горурланып, киләчәккә ышаныч белән карап, бердәм халык булып яшибез. Гасырлардан гасырларга күчкән милли-рухи кыйммәтләрне алмашка килүче яшь буыннар да кадерле мирас итеп кабул итсен».

Район җитәкчесе райондашларга үзенең олы рәхмәтен җиткерде:

«Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республика һәм районыбызны үстерү-ныгытуда куйган фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм».

Бәйрәм көнендә Фәрит Хөснуллин барлык кешеләргә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ил-көннәргә тынычлык теләде.


Нет комментариев