Бүген – 2 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көне уңаеннан тантаналы чара үткәрелде.
Бәйрәмдә катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, хезмәте белән хөрмәт казанучыларны, халкыбыз бердәмлегенә зур өлеш кертүчеләрне бүләкләп үтте. Чара район сәнгать осталары катнашындагы концерт белән дәвам итте. Аерым җырчылар, район авыллары мәдәният йортлары каршында эшләп килүче татар, рус, керәшен һәм башка ансамбльләр башкаруында дуслык, тормыш матурлыгы, республикабыз һәм илебезнең бердәмлеге турында матур җырлар яңгырады.
Нет комментариев