САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Габделхәй Биктаһиров: «Хәния бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән чәйне эчәргә чакырыр кебек»

Хәния Фәрхинең туган көне уңаеннан берьюлы өч шәһәрдә – Казанда, Яр Чаллыда, Уфада хәйрия концертлары узган иде. Концертка килгән һәр тамашачыга җырчының тормыш юлы һәм иҗатына багышланып нәшир ителгән китап бүләк ителде.

Китап бик калын, затлы итеп бастырылган. Аның исеме Хәния Фәрхинең җырыннан алынган – «Онытылыр димә». Китап үз эченә җырчының биографиясен, җыр сүзләрен, якыннарының һәм коллегаларының истәлекләрен сыйдырган.  Китапның соңгы битендә – җырчының ире һәм продюсеры – Габделхәй Биктаһировның сүзләре урын алып тора. Үзәк өзгеч сүзләре... – Әле дә Хәниямнең тавышын ишетмәс өчен телевизор, радио куймыйм. Аның мәңгелеккә китүенә йөрәк ышанмый. Бары тик бер генә тапкыр төшемә керде: «Авыр, су баса», – диде. Борчылып иртән зиратка киттем. Чыннан да, көчле яңгыр яву сәбәпле, каберенең бер чите ишелгән иде. Тиз арада рәтләп куйдык. Ул искиткеч кеше иде. Гел вакыт җитмәде – гастрольләр, юлда, гел каядыр ашыктык. Артист язмышы шундый инде. Барсына да ничек өлгерде икән дип гаҗәпләнәм! Сәхнәдә дә балкыды, кайгыртучан әни дә булды... Ул миңа хәзер бик нык җитми. Бүлмәгә килеп керер дә, үзе генә ясый белгән чәйне эчәргә чакырыр кебек. Йортыбыз ятим калды, йөрәгемдә дә бушлык. Гомерем буе сине сагынырмын... Сагынырмын, сүз бирәм! Бу хисләрне әйтеп булмый сүз белән...

Реклама

Чыганак: Шәһри Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X