САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фәридә-Алсу: "Төркем таркалачак..."

Сары чәчлесе - Фәридә, Башкортстанның Бакалы кызы, кара чәчлесе - Алсу, Татарстаннан.

Туксанынчы еллардан бирле сәхнәдә алар. Әмма соңгы арада экранда, сәхнәләрдә сирәк күренәләр. Әллә... - Дуэтларның барысы да диярлек таркалып бара. Башка дуэтларда бер-береңә юл куя белү юк. Әлбәттә, талашып, нәрсәдер бүлеп эшләсәң, төркем таркалачак. Әйткәнемчә, без талашырга яратмыйбыз. Кем беләндер бәхәсләшү, конфликтка керү - иң җайлысы. Ә син дәшми калып кара, мөнәсәбәтләрне яхшы итеп төзе! Дуэтлар эшчәнлегендә дә шулай ук. Без үзебезнең 25 ел дус булуыбызга шаккатабыз. Әйтерсең лә безнең танышуыбыз, бергә эшләвебез күктән иңдерелгән, - ди гүзәл ханымнар. Соклангыч дуэт, матур ханымнар, имин гаиләләрдә тәүфыйклы балалар үстерә, җыр белән халыкка хезмәт итәләр. "Кызыл таң"ның җырлы кичләре проектында Бакалы районыннан чыгыш ясап, безнең дә дуслар сафына басты алар. Иҗади уңышлар телик үзләренә, дип яза басма.

Фото: соцчелтәрләрдән 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26624

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев