САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Фирдүс Тямаев “юләрләр” өчен бүләк өләшә [+ВИДЕО]

Җырчы Фирдүс Тямаев Инстаграмда юләрләнү флешмобы игълан итә. «Син жулэр мин жулэр» дигән хештег астында артист беренче ике видео урнаштырган. Беренче роликтагы машина яныннан биеп баручы герой үзенең кем икәнлеген әйтмәскә кушкан булса, икенче роликтагы “юләрләнүчеләр” Искәндәр Гайсин һәм Лилия Гарифҗанова исемле.

Аңарчы җырчы үзенең инстаграмында: “Дусларыгыз белән «Син җүләр, мин җүләр» җырына биеп флешмоб ясап җибәрегез, сезнең видеоны инстаграм челтәренә куябыз, беренче урынга бейсболкалар һәм футболкалар бүләк итәбез. Иң мөһиме, сезнең кызыклы хәрәкәтләрегезне безнең биючеләр концертта кулланачак” дигән пост элгән иде.

 

Ике видеоязманы да бер көн эчендә 50 меңләп кеше караган. Комментаийларның төрлесе бар: берәүләр өч тиенлек дөньяда көлеп, елмаеп яшәргә кирәк дисә, икенчеләре бу юләрлек түгел, хайванлык дип ачулана.

“Фирдүс молодец!!! Яшен дә, картын да үзенә тартып тора. Флешмобта катнашучыларга афәрин. Бик тә правильныйларга – карамаска, тыңламаска тәкъдим итәм” дип яза арада берсе.

 

Реклама

 

 

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X