Элвин Грейга Хәния Фәрхинең җырын җырлауны катгый рәвештә тыялар [видео]
Радик Юльякшин бу хакта үзе сөйли.
“Хәния Фәрхинең вафатына бер ел булды. Без “Әлдермешкә кайтам әле” җырын яңа аранжировкада әзерләгән идек. Әмма, кызганыч, бу җырны башкара алмыйм. Чөнки композитор катгый рәвештә каршы. Шуңа күрә концертта минем аранжировка яңгыраячак, аранжировкада Хәния апайның тавышын калдырдык, халык концертта җырлый алсын өчен шулай. Җырласын һәм “Кайтам әле Әлдермешкә”не искә төшерсен”.
Элвин Грей Хәния Фәрхинең иң яраткан залы филармония булуын искә төшерә һәм истәлек концертының шунда узачагы хакында әйтә.
Элвин Грейның “Әлдермешкә кайтам әле” җырына аранжировкасын роликта тыңлый аласыз.
“Кайтам әле Әлдермешкә” җырының композиторы Урал Рәшитов. Шигырен Тәслимә Низами язган.
Әлдермешкә кайтам әле
Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.
Кайтам әле Әлдермешкә,
Чишмәгә төшәм әле.
“Һаман сине сөям”, — диеп,
Серемне чишәм әле.
Су чәчрәтеп уйнап үстек
Сөйдеркә буйларында.
Тере су тамчыларыдай
Калдың син уйларымда.
Эчсәң Сөйдеркә суларын,
Сизмәссең дә салкынын.
Яшәү көчең, дәртең артыр,
Дөрләр йөрәк ялкының.
Әлдермеш якларын бизи
Мәхәббәт үзәннәре,
Ут йөрәкле егетәре,
Тиңдәшсез гүзелләре.
Фото:http://ufaved.info
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев