САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Элвин Грей ресторан ачарга планлаштыра

Артист сүзләренә караганда, кунаклар ресторанда милли ризыктан авыз итә алачак.

Элвин Грей тәхәлләүсе белән танылган җырчы Радик Юльякшин Казанда һәм Уфада үз лейблы белән рестораннар ачарга ниятли. Бу хакта ул Уфа шәһәрендә "МК" сайтына  сөйләгән.

Артист сүзләренчә, кунаклар ресторанда милли ризыктан авыз итә алачак.

«Көз җиткәч, Уфада һәм Казанда үз рестораннарыбыз ачылачак. Параллель рәвештә без брендлы кием-салым һәм тыңлаучылар өчен башка продукция чыгарабыз, – дип хәбәр итә җырчы. – Без үзебезне тыңлаучыларны, караучыларны өйрәнәбез, аларга җайлашабыз һәм кешеләргә кирәкле продукция эшләргә тырышабыз».

 

Реклама

Җырчы ресторанда «гастрольләр белән килүче» артистлар өчен фан-очрашулар уздырырга планлаштыруы турында сөйләде.

Фото: Рамиль Гали/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X