САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Шоу - Бизнес

Эх, тыпырдаттырып биеттерә!

Фәрид Низамиевның танылган шагыйрәнең шигыренә дәртле җыры.

Насыйп яр

Шәмсия Җиһангирова сүзләре, Фәрид Низамиев көе.

Сызгырып ла искән җилкәйләрне,
Җил тузгыта диеп белмәдек.
Кая гына барсак, ни күрсәк тә,
Кеше көлдереп лә йөрмәдек.

Баланнарны гына капкан идем,
Карлар явып киткәч балдыр дип.
Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым,
Миңа гына насыйп ярдыр дип.

Утырдым ла биек яр читенә,
Суның агышларын күрмәгә.
Язган ла гына булса ирешербез,
Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә!

Каралып ла килә кара болыт,
Кай якларда явар кар булып.
Ышанма дисәң дә мин ышанам,
Гомер итүләргә пар булып!

 

 Чыганак: http://chelny-rt.ru/news/yaratkan-yrlar/nasyyp-yar

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев