САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сайлаулар

Рәхимхул абый сайлауларга велосипедта килгән

Сарман авылында яшәүче Рәхимхул Әбдиев сәламәт яшәү рәвеше алып бара .

Сигезенче дистәсен ваклаган абзыебыз бер дә тик торырга яратмый. Ихатасында да гел хәрәкәттә ул, бакчачылык белән дә шөгыльләнә. Сайлауларга велосипедта килгән ул. Үзе тавыш биргән арада "тимер атын бәйләргә" бик уңайлы урын да тапкан.
- Монда тумасам да, Татарстанны, бигрәк тә Сарманны үз иттем. Үз тавышымны дуслык, тынычлык өчен бирдем, - диде ул һәм мәчеткә намазга җилдертте.

Альбина Сабирова .

  • Фотолар Гөлнара Хуҗинадан килде
  •  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев