Рәис абый сайлауларга шигырь белән килгән
Сайлаулар

Рәис абый сайлауларга шигырь белән килгән

Бүген Җәлил поселогында яшәүче каләмдәшебез, шигырь китаплары авторы, лаеклы ялдагы Рәис Кәлимуллин да сайлаучылар сафын тулыландырды.

 Ул сайлауларга тормыш иптәше – лаеклы ялдагы укытучы Рәйхан ханым белән килгән һәм сайлаучыларга шигырь дә бүләк иткән, үзе язган шигырьне сөйләгән.

- Сайлауларда катнашмый калганым юк. Шушы илдә, шушы төбәктә яшим, шулай булгач, ил, республика язмышы – минем дә язмышым, дип уйлыйм, Әлбәттә, сайлауларда катнашырга кирәк. Шигыремдә дә шул хакта әйттем, - ди ул.

Зөлфия Шәрипова язмасы, фото 2535 нче сайлау участогыннан алынды

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

 

Нет комментариев