Мөнәвир һәм Розалия Фатиховларның сайлауларда катнаша башлауларына бер гасырга якын
Сайлаулар

Мөнәвир һәм Розалия Фатиховларның сайлауларда катнаша башлауларына бер гасырга якын

Мөнәвир һәм Розалия Фатиховлар сайлауларда катнашуны үзләренең гражданлык бурычлары итеп саныйлар.

Мөнәвир абыйның сайлауларда катнаша башлавына – 49 ел, Розалия ханымның 45 ел, кыскасы, икесенең сайлау стажларын бергә кушсаң – бер гасырга якын.
- Моннан 45-50 ел элек тә шушылай бәйрәм төсендә үтә иде сайлаулар: гармун моңнары агыла, самоварлар кайный, табаларда чыжлап коймаклар пешә иде. Әлбәттә, халыкта элек тә, хәзер дә бер үк уй-теләк: сугышлар булмасын, киләчәк көннәребез имин, мул һәм тыныч булсын. Без дә сайлауга шул уй белән килдек, - диләр алар.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотосы.


Нет комментариев