Илдус Фәйзуллин өч көн сайлауның бүгенгесенә өстенлек бирде
Сайлаулар

Илдус Фәйзуллин өч көн сайлауның бүгенгесенә өстенлек бирде

2533 нче сайлау участогы беренче сайлаучыларын иртәдән үк кабул итә башлады. Бу участокта беренче булып Илдус Фәйзуллин тавыш бирде.

- Алдагы көннәр бакча эшләре белән үтте. Аннан соң, безнең буын якшәмбе көннәрне бәйрәм көннәре дип кабул итәргә күнеккән. Менә мин дә төп сайлау көне итеп, сайлауга бүген – 19 сентябрь көнне килдем. Аннан бары тик яхшылык кына көтәм, - ди ул.
Чыннан да, бу участок иртәнге сигездә үк сайлаучыларын кабул итәргә әзер иде. Саклык чаралары күрелгән, сайлау үтәчәк залда да барысы да – әзерлек хәлендә, коймаклар пешкән, прививка ясарга килгән медиклар төркеме дә вакцина ясатырга теләүчеләрне көтә иде.
Зөлфия Шәрипова язмасы һәм фотолары

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума


Нет комментариев