Эдуард Латыйпов сайлауларга туган ягына кайтты
Якташыбыз – Әлмәт татар дәүләт драма театрында хезмәт куючы Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйпов сайлауларга туган ягына кайтты.
- Мөмкинлек булган саен туган ягымда сайларга тырышам. Чөнки биредә бу чара бәйрәм төсендә оештырыла. Аннан соң, туган ягымда танышларым, дусларым белән очрашам, аралашып алам. Үзем теләгән кандидат, партия өчен 17 се көнне үк тавыш бирдем. Әле менә бүген туган авылымнан китеп барам. Ә мәдәният йорты яныннан үзем иҗат иткән “Авылым – Мортамагым” җыры ишетелә. Кыскасы, туган авылымнан мине бәйрәм рухы озатып калды. Барлык якташларыма сәламемне җиткерәм, киләчәккә булган якты өметләре аклануын телим, - диде ул.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фото – Эдуард Латыйповның Инстаграм битеннән
#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев